#20 2009 нче ел

1. 2009 нчы ел яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Ничек уйлыйсыз, үз сәламәтлегеңне кайгырту өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Күпчелек кешеләр өчен әйтелә торган сәламәт яшәү режимы һәркемгә дә туры килә ала? Укучы, синең үзең өчен төзелгән көндәлек режимың һәм сәләмәтлекне ныгыту буенча үзең сайлаган нинди чараларың бар?

Айнур


2. Сәлам сердәш! Мине гел бер сорау борчый. Мин еш шешенәм. Бу нилектән икән? Шул хакта язсаң иде.

Әдилә


Шешенү – организмда су тоткарлану нәтиҗәсе. Сәбәбе йокы туймау, стресс булырга мөмкин, мондые тиз үтеп китә. Вегетарианнар һәм ябыктыручы диетада утыручыларның күз төпләре шешә. Бу организмга аксым җитмәүне белдерә.