#20 2009 нче ел

Илназ Минвәлиев.

Тулы исеме: Минвәлиев Илназ Рәшит улы.

Туган җире: Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Туган көне: 1980 елның 20 мае.

Әти-әнисе: Рәшит, Разыя.

Гаиләсе: хатыны-Динара, уллары-Алмаз (10 яшь), Салават (9 яшь), Ильяс (4 яшь).

Яраткан ризыгы: французча әзерләнгән ит;

Эчемлеге: соклар;

Төсе: яшел.

“Без Динара белән икебез дә бер үк уку йортында - СПТУ-49 да белем алдык. Минем ниятем пешекче булу, ә аның мастер булырга иде исәбе. Икебез дә актив идек.

Динара рус мәктәбендә белем алып үскән татар кызы. Әти-әниләре тумышлары белән Арча ягыныкылар. Язмышлары аларны очраштырып, кавыштырганнан соң, Марий Эл җөмһүриятенең Йошкар-Ола шәһәренә алып килеп урнаштырган.

Якынаеп китүгә тагын бер нәрсә сәбәп булды. Берсендә Динарага бер егет бәйләнде. Башкалар бу хәлгә читтән карап торып кына тамаша кылуны хәерлерәк санаса да, мин араларына кереп Динараны якладым, “тозсыз”, мәгънәсез егеттән коткардым. Авылдан килгәч тә Казанның һавасы ярамады миңа, бөтен җиремә чуан чыгып тулды. Йөри алмас хәлгә җитеп урынга егылгач, үземне Динара тәрбияләде. Ашарга пешереп ашата, группадашларымнан лекцияләрен сорап торып, төнлә минем дәфтәргә күчерә, киемнәремне юа иде. Яраларымнан чирканмавына, аларны үлектән арындырып эшкәртүенә бүген дә исем китә. Шул чакларны искә төшергәндә: “Шәфкать туташы гына буласың калган”,-дип әйтеп куям мин аңа. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, дип белеп әйтәләр икән. Юньсез егеттән яклаганым өчен, Динара кыш буе тәрбияләп чыкты, савыктырып аякка бастырды мине. Шундый игелекле кызга гашыйк булмыйча була димени?!

Яшьлектәге шашып ярыту-гаилә кору белән үтеп китә алмый алуын, шулай да “Кавыштык бит!” дигән уйдан берникадәр сабырлана төшә. Ир белән хатын булгач, бер-береңә бик ияләшәсең дә бит ул. Иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Ике арадагы ышанычка да тап төшермәү хәерле. Динара - бик сабыр хатын. Шуның өчен дә икеләтә хөрмәт итәм мин аны. Бу кадәр сабырлыкларны кайлардан алдың син, дип тә хәйран калам кайчак.

Динарага минем белән яшәве җиңел түгел анысы. Бәйрәмнәрдә күп вакыт балалар белән өйдә утырырга туры килә аңа. Аңлыйм, ир хатыны булгач, аның да бәйрәм табыны артында пар канаты белән күңел ачасы килә торгандыр. Ә ул ел саен Яңа ел төнен балалар белән минсез генә каршылый.

Зарланырга яратмасам да, әйтергә туры килә. Бәйрәмнәрдә җигелеп эшләмәсәң, гаиләңне ашатырлык акча эшли алмыйсың. Җырлап кына баеп булмый. Сәнгать күп чыгымнар сорый. Башкалада концерт куям дисәң дә, ничәмә-ничә спонсор табарга кирәк. Шунсыз Казан сәхнәләренә якын да килә алмыйсың. Җырчыга, популярлыгын югалтмасын өчен, иҗат итү генә җитми, бик әрсез дә булырга кирәк бүген. Үземнән чыгып әйтәм: соңгы биш ел эчендә рәхәтләнеп ял да иткәнем юк. Өйгә кайткан арада да гел телефоннан эш буенча сөйләшергә туры килә. Тормыш алып бару, балаларны үстерү-Динара җилкәсендә. Күп вакытта арып-талып кайтып кергәндә, балалар инде йоклаган була. Өйдә чакта гел балалар янында мәш киләм.

Үзем заманында спорт белән шөгыльләнгән кеше: көрәштем дә, чаңгыда да шудым, спортзалга да йөрдем . Алма агачыннан ерак төшми, диләр, улларымның да спортка тартылганнарын беләм. Ике улым да спортзалга йөри. Тхэквандо түгәрәгенә! Салават ярышларда катнашып призлы урынныр да алды. Ул музыка мәктәбенә дә йөри әле. Баянда уйный. Дөресен генә әйткәндә, үскәннәрен дә күрми калам. Алмазга-10, Салаватка-9, Ильяска-4 яшь тулды. Динара белән кичә генә өйләнештек кебек. Гомер сизелми дә үтә икән.”- дип илсә ала Илназ.

Нургалиева Ләйсән, 8б