#22 2009 нче ел

Исәнме, бәйрәмле май!

Ниһаять, бөтен дөньяны яшеллеккә күмеп, бәйрәмле май ае да килеп җитте. Бакчаларда алмагачлар хуш ис аңкыта. Җылы көннәр яңгырлар белән чиратлаша. Дөнья яши, дөнья балкый. Нәкъ менә шундый көннәрдә безнең Ватаныбыз сугышчылары 4 ел буена Туган җиребезне батырларча якладылар.

Сугыш никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китерде. Шушы елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар тетрәнеп беткән.

Күпме сагыш, ялгызлык, толлык, ятимлек кебек афәтләрне китергән сугыш әле дә безнең йөрәкләрдә саклана.

Бөек Җиңүдән соң ярты гасырдан артык вакыт үтсә дә, безнең илдә Җиңү бәйрәмен һәр ел саен яратып каршылыйлар. Бу көнне күп кенә мәгариф йортларында, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Алар хөрмәтенә зур бәйрәмнәр, шәһәр урамнарында парад үтә, ветераннарыбызны котлап бүләкләр тапшырыла.

Безнең гимназиядә 9 май бәйрәменә багышланган төрле чаралар узды. 4 нче май көнне 8 “А” сыйныфы укучылары Почетный караулда, Мәңгелек Ут янында тордылар. 8 нче май көнне дә гимназиябездә зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә ветеран-педагоглар һәм ветераннар чыкыралган иде. Алар хөрмәтенә кечкенә генә концерт кичәсе оештырылды һәм бу истәлекле көнне, елдагыча, 4 нче сыйныф укучыларын варислыкка кабул ителде.

Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбызның әсәрләре аша, бабайларыбызның сөйләгәнен тыңлап кына күз алдына китерәбез. Алар хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаганнар, һәм фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска , яшәүнең кадерен белергә өндиләр.

Май аенда инде табигать тәмам уянып, яшәреп китте. Тик шул яшьлек, соклану хисләре белән бергә, безнең күңелләрдә кадер, сагышлану, хәтер кичерешләре дә үрелә. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Рәхмәт Сезгә! Рәхмәт сезгә барлык эшләгәннәрегез өчен, рәхмәт Туган җиребезне, туфрагыбызны саклап калганыгыз өчен, дөньяның бөтен матурлыгын һәм яктылыгы без сезнең аркагызда күрә алабыз! Сезгә – Мәңгелек Дан җыры!

Минһаҗева Айнур, 8а,
Кадыйрова Энҗе, 7б