#22 2009 нче ел

Сез беләсезме?

  1. Йөзне яртыга бүлсәң, ничә чыга?
  2. Әгәр төнге 12дә яңгыр яуса, 72 сәгатьтән соң кояшлы көн булыр, дип өметләнергә буламы?
  3. Мин бер сан уйладым. Бу санның яртысына чиреген кушсаң, 18 чыга. Мин нинди сан уйлаганмын.
  4. 20 метрлы материядән тегүче көн саен 2шәр метр кисеп ала. Ул ничәнче көнне соңгы кисәкне кисәр?
  5. Груша алмадан 2 тапкыр кыйммәтрәк. Нәрсә кыйммәтрәк: 8 алмамы яки 4 грушамы?
  6. Һавада казлар төркеме оча: бер каз алда, ә икесе артта; берсе артта, ә икесе алда; берсе калган икесе арасында һәм өчесе бер рәттә. Барлыгы ничә каз булган?
  7. Китап өчен 2 сум һәм тагын китап бәясенең яртысын түләгәннәр. Китап ничә сум торган?

Арифметик табышмаклар

        Һәркайсы ничә?

Дәү әтинең медальләре

Бер дистәдән өчкә ким,

Орденнары медаленнән булса да бишкә ким,

Шуны төгәл белү өчен

Бу саннарны нишләтим?

 

* Шытып чыкты, дуслар, бүген

   Бакчабызда бер чәчәк,

   Ә иртәгә бишәү чыкса,

   Алар ничәү булачак?

   Ә иртәгә берсә шиңсә,

   Алар ничәү калачак?

 

* Ике чыпчык җим чүплиләр,

  Ике чыпчык түбәдә,

  Бер сыерчык җырын суза –

  Барысы ничә, әйт, әйдә.

 

* Әби бәйли бияләй,

  Сиңа, миңа, абыйга,

  Барысы ничә бияләй?

  Әйтеп кара син миңа?

 

 

Кроссворд

 

1

 

 

 

 

 

 

2

 

 

 

 

3

 

 

 

 

4

 

 

 

 

5

 

 

 

 

6

 

 

 

 

 

7

 

 

 

 

 

 

 

8

 

 

 

 

 

1. Сөйләп бирә тел белән,

    Сүзе китә юл белән.

2. Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп үлә.

3.Үкерә дә котыра,

    Бөтен җирне тутыра.

4. Үзе тук кебек,

    Кайгысы юк кебек,

   Җылый башласа, туктамый.

5. Менә сиңа тамаша.

    Бер нәрсә ике төстә!

    Кызыл гәүдәсе җирдә,

    Яшел койрыгы өстә.

6. Телләре бик күп булса да,

    Һәркем аңлый, үз итә,

    Җырлата да, елата да,

    Кирәк икән биетә.

7. Тавышын ишетәм,

    Үзен күрмим.

8. Аягын-башын кистем.

     Корсагын тиштем,

     Эченә өрдем.

Гыйләҗева Айгөл,
Айнулова Гөлназ, 6а