#21 2009 нче ел

Тукай – мәңгелек шагыйрь.

И Тукай! Бөтен дөньяга

Танылган синең даның,

Иң бөек һәм иң яраткан

Горурлыгы татарның.

Апрель ае барлык татар милләте өчен шатлыклы да, кайгылы да. Шатлыклы, чөнки бу ай безгә атаклы, бөек шәхесне – яраткан шагыйребез Габдулла Тукайны бүләк иткән. Ләкин шул ук айда ул, нибары 27 ел гына яшәп, вафат та була. Шагыйрьнең авыр, бормалы тормыш юлы, шул ук вакытта матур, барыбызга да аңлашырлык шигъри таланты турында һәрбер кеше беләдер. Г.Тукайның иҗаты зур һәм үзенчәлекле: ул төрле гәзитләрдә редактор, баштарак корректор да булып эшли, соңыннан Г.Камал белән берлектә “Яшен” дигән сатирик журнал чыгара, балалар өчен күп шигырьләр яза, төрле милләтнең төрле проблемаларын күтәрүче шигырьләр иҗат итә, шулай ук рус классикларының да күп әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнә. Шагыйрьгә багышланган өч музей да бар: Кырлай, Казан һәм Кушлавыч та.

Шагыйрьнең кабере Татар зиратында урнашкан. 1 нче татар гимназиясе укучылары аны һәр елны чистартырга баралар. Бу изге эш чын традициягә әйләнде.

1913 нче елның 2(15) нче апреле, киче 8 сәг. 15 мин – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.

“4 нче апрель көне Габдулла Тукайны күмү көне була. Көндез 1 сәг. 30 минутта Тукайның гәүдәсе табутка салына, табут өстенә ак ефәк лентага үзенең шигырьләреннән: Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! Бар, юнәл, кит Тәңреңә; Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә! – юллары язылган, кырые укалаган кара хәтфә ябыла.

...Якын дусты Ф.Әмирханның Тукайны күмүгә багышланган мәкаләсе шул көнне “Кояш”та басылып чыга: “Шималь төрекләре бүген үзләренең иң мәшһүр, иң сөекле шагыйрьләрен күмәләр. Шималь төрек әдипләре бүген үз иптәшләреннән күңеленә иң якын тора торган берсен араларыннан югалталар. Без бүген халык шагыйре Тукайны озатамыз”. (“Кояш”, 1913, 4 апрель, 88 нче сан).

Өзек “Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы” китабыннан алынды.

Яраткан шагыйребезнең тиз рәвештә тормыштан китүе – һәркем өчен аяныч хәл. Ләкин ул, 27 ел гына яшәсә дә, үзе артыннан бай мирас калдырды. Тукай – мәңгелек шагыйрь!

Минһаҗева Айнур, 8а