#21 2009 нче ел

Табышмак әйтәм... Сорау бирәм...

Табышмакның җавапларын
Эзләмә син әллә кайдан.
Укысаң әгәр тырышып –
Тиз табарсың Тукайдан.


1.Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?
2.Пар атларны җиктереп арбага,
Чыгып киткән Казан дигән калага.
Ул кем?
3. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр” кысты дип акыра,
Туганнарын чакыра.
4. Кайда ул безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Кайда соң дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары;
Кайсы шәһәрдән?
5. Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң, уңа бизәге,
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып.
6. Җәй көне. Эссе һавада ул суда койна, йөзә;
Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.
Ул нинди малай?

Гыйләҗева Айгөл, 6а

Әлеге рәсемнәр Г.Тукайның кайсы шигырьләренә ясалган

Җамалиев Н.,Зәйнуллина Д., Шәрәфетдинов А.,
4а сыйныфы укучылары