#21 2009 нче ел

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай

Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Г.Тукай әдәбиятыбызның талантлы шагыйрьләреннән санала. Габдулла бары егерме җиде ел гына яши. Г.Тукай, әйтерсең лә, үзенең гомере аз икәнен алдан сизенгән, йөрәге типкән вакытта ук күбрәк шигырьләр язып калдырырга ашыккан. Ул халкыбызга зур әдәби мирас калдыра.

Тормыш Габдуллага карата рәхимсез була. Аның бер-бер артлы әти-әнисе үлеп китә. Зиннәтулла бабасының да тормышы авыр булу сәбәпле, ятим малай күп балалы гаиләгә сыймый. Шуңа күрә аның бер гаиләдән икенчесенә күчеп йөрүе башлана. Казан шәһәрендә дә яши, аннан Өчилегә кайта, соңыннан Кырлайга алып китәләр. Ниһаять, язмыш аны Җаек шәһәренә китереп чыгара. Җаек – Габдулланы шагыйрь итеп таныткан кала. Ул “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укыган чыгында ук үзлегеннән күп китаплар укый, әдәби иҗаты ачылуга зур ярдәм итә. 1907 елда егерме бер яшьлек шагыйрь Казанга китә. Нәкъ “Пар ат” шигырендәдә ул Җаек белән “Хуш гомер иткән шәһәр” дип саубуллаша.

Аерылу мизгеле никадәр авыр булса да, Габдулла төшенкелеккә бирешми. Казанда яшәгән кыска гына вакыт – аның иҗанында иң нәтиҗәле һәм бай чорбулып санала. Ул “Су анасы”, “Таз”, “Туган авыл”, “Туган тел”, “Көзге җилләр” һәм башка күп кенә әсәрләре биредә иҗат ителә.

Камалиева Алинә, 6б


Яз килә

Ниһаять, без сагынып көтеп алган яз да килеп җитте. Әлегә төннәрен суык була, ләкин шулай да ямьле. Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә бара. Кыш көннәрендә бик аз күренеп, бик саран гына елмаюының да сере бар: нурларын да, елмаюын да язга саклаган ул. Керләнгән челтәрләрен йөгерек гөрләвекләрдә чайкый. Ә гөрләвекләр , җемелдәшә-җемелдәшә, үзара пышылдашып алалар да, көлешә-көлешә, ул челтәрләрне эләктереп, елгага йөгерәләр.

Яхшы гаилә - сәламәтлек нигезе

Мин сәламәт булу өчен, спорт түгәрәкләренә көрәшкә, футболга йөрим. Гаиләбездә дус яшибез. Бездә талашу дигән нәрсә дә юк. Мин әйбәт тукланам. Өстәл артына утырыр алдыннан кулымны юам.

Мин бер көнне урамда үземнең яшемдәге бер малайны күрдем. Аңа карагач елыйсылар килә башлады, чөнки ул ятим балага охшаган. Бер кулында аның тәмәке, икенчесендә ниндидер эчемлек тоткан.

Ә мин, Аллага шөкер, ул малай шикелле йөрмим. Ул спорт түгәрәгенә дә йөрми торганга охшаган. Начар әйберләр белән тукланадыр. Тукланыр алдыннан кулын да юмыйдыр, мөгаен.

Аллага шөкер, мин андый малай түгел. Гаиләм дә бик әйбәт.

Фасахов Булат, 5а сыйныфы

Кичкә таба

Көннең кичкә таба авышкан чагы. Кышкы табигать ниндидер бер серлелеккә чумган.

Менә сылу каеннар ак шәлләрен бөркәнгәннәр. Әйтерсең лә, алар кар бөртекләреннән аграк, матуррак булып күренергә телиләр. Ә алардан арттарак, мәңге яшел наратлар күренә. Алар каеннарга караганда, биегрәк һәм куерак булып үскәннәр. Мин бу агачларга карап сокланам, баһадир имәннәр, сылу каеннарны үз куеннарына алган кебек тоела миңа.

Урман янәшәсендә киң олы юл. Ул еракка-еракка сузылган. Шушы олы юлдан машиналар, автобуслар еракка юл тота. Урманны уртага бүлеп сузылган бу юл транспортта барган кешеләргә табигатьнең матурлыгын ачып сала. Авыр эш көненнән соң, өйләренә юл тотучы күп кешеләргә тынычлык алырга, менә дигән мөмкинлек бу.

Урман артында таулар күренә. Озаграк карап торсаң, зәңгәрсу күк йөзе ак кар белән капланган тау битләре тоташкан кебек. Аларны тоташтыручы сызык булып яшькелт сызык уза. Монысы инде тау битләрендәге куе урманнар.

Әнә, иң югарыда зәп-зәңгәр күк йөзен саргылт төскә кертеп, кояш бата. Бар җиһан сихри тынлыкка чумган. Бар табигать, бар галәм, көннең кичкә авышуын сурәтли. Әйтерсең лә, тирә-юньдәге һәр нәрсә, бер аваздан, “кичкә таба, кичкә таба...”, дип кабатлый сыман.

Гыйләҗева Айгөл, 6а