#21 2009 нче ел

Карабодай файдасы.

Карабодай аксым, май, Р һәм В төркеме витаминнарына бай. Аның ярмасында тимер, фосфор кальций тозлары, микроэлементлар, алма һәм лимон кислотасы бар. Карабодайдагы фолий кислотасы канны яхшырта, организмга төрле авыруларга каршы торырга булыша.

Карабодай - балга бай чәчәкле үсемлек, аның балы карасу төстә, хуш исле, тәмле. Башта төр баллардан үзендә тимер һәм аксым күп булуы белән аерылып тора.

Карабодай диетик сыйфатка ия. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чагара. Шикәр авыруыннан һәм симерүдән интегүчеләргә карабодай боткасы ашарга тәкъдим ителә. Ул канга бик яхшы тәэсир итә, кан тамырларын ныгыта, нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Карабодайны ашказаны бизе, ашказаны һәм эчәкләр авыртканда кулланалар.

Аны дару үсемлеге буларак та үстерәләр. Ләкин чәчәкләрен һәм яфракларын киптермичә кулланырга ярамый, чөнки агуланырга мөмкин. Төнәтмә һәм кайнатма әзерләгәндә, бары тик киптерелгән чималны гына кулланырга кирәк.

Тиз укырга өйрәнәсең киләме?

Тиз укуның, яхшырак истә калдыруның сере бик гади: аның өчен 7 кагыйдәне үзләштерү дә җитә. Малайлар, кызлар игътибар!

1нче кагыйдә: текстны, нинди генә авыр булуына да карамастан, бер генә кат укырга кирәк. Укылган өлешкә күзләр белән кире “кайтмагыз”. Кирәк булса, соңыннан - текстның мәгънәсенә төшенгәч тә, тагын бер мәртәбә укып чыгарга мөмкин.

2 нче кагыйдә: укуның интеграль алгоритмы буенча уку (УИА)

“интеграль алгоритм” сүзтезмәсеннән куркып калдыгыз бугай. Бу кагыйдә икенче төрле болайрак яңгырый: китап, журнал, газета битләрен ачканчы, үзеңә нинди мәгълүмат кирәклеген ачыкла! Шуннан соң буталчык укуың УИА программасына буйсыныр. Игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтегез:

-китапның (мәкаләнең)исеме

-авторы

-чыганагы (мәсәлән, мәкалә урын алган газета яки журнал номеры)

-күтәрелгән проблема

-бирелгән фактлар

-материаль үзенчәлекләре (жанр, стиль) һәм тәнкыйть (килешү-килешмәү, хуплау-каршы килү)

-алып килгән яңалыгы һәм практикада кулланылышы

3нче кагыйдә: текстның төп мәгънәви үзенчәлеген - доминантаны аерып ала белү. Һәрбер текстта алга таба укырга җәлеп итә торган сүзләр була.Шулай ук мәгънә”борылышы”, үзгәрешләр турында “кисәтә” торган сүзләр дә очрый. Бу сигнал - сүзләрне файдаланып, текстагы иң әһәмиятле, иң кирәкле фикерне тотып ала аласыз.

4нче кагыйдә: артикуляциясез уку

Эчтән генә укырга өйрәнү өчен, түбәндәге күнегүне кабатларга кирәк: китап яисә газета укыганда, ритмны булдырырга тырышыгыз. Өч бармак ярдәмендә тоткан карандашны, ялгышмаска тырышып, каты өслектәге бер ноктага шакырга кирәк. (Яртылы нота үлчәмен күз алдына китерегез.) Баштарак читен булыр: ритмнан читкә тайпыласың, аннан нәрсә турында укыганың да онытыла. Ләкин 15-20 сәгать күнегүдән соң, ”әйтеп уку” гадәтеннән бөтенләй котылырсыз.

5нче кагыйдә: күзләрне вертикаль хәрәкәт иттереп уку.

Моның өчен махсус Шульте таблицасы кирәк. Ул 20 х 20см үлчәмле таблица. 1 дән 25 кә кадәрле саннар 25 шакмакка бутап тутырылган. Барлыгы 8 таблица кулланыла. Сезнең бурыч: 25 секунд эчендә саннарны үсә бару тәртибендә барлап чыгу. Санаганда ялгышмасагыз, күз карашы белән биттәге текстны да укый аласыз дигән сүз.

6нчы кагыйдә: текстны укыганда, аеруча игътибарлы булу.

Игъбарны башка нәрсәгә юнәлтми генә уку бер дә җиңел түгел. Түбәндәге күнегү ярдәмендә аннан тиз арынып була:

“Бармаклар”. Урындыкка иркенләп утырыгыз. Кулларны кушырып тез өстенә куегыз. Баш бармаклар иректә калсын. Бер-берсенә кагылдырмыйча гына, аларны хәрәкәт иттерегез. Бөтен игътибар да әнә шуңа юнәлтелергә тиеш. Баштагы ике атнада әлеге күнегүне 5 минут дәвамында ясасагыз, аннары 10-15 минутка кадәр озайтырга була.

7нче кагыйдә: һәрчак хәтерне күнектереп тору.

Укылган әйберләр 1-2 көн узуга ук башыңнан чыгып очкач, күп һәм тиз укуыңның мәгънәсе бар микән? Шуңа күрә хәтерне күнектерү бик мөһим. Онытмагыз: 7 кагыйдә дә бер-берсе белән аерылгысыз.

Гәрәфиева Фәридә, 6а