#21 2009 нче ел

01.04. Н.В.Гогольнең тууына 200 ел.

Гимназиядә рус язучысы Н.В.Гогольнең 200 ел тулу уңаенннан, линейка үткәрелде. Линейкада, аның мәңге югалмас әсәрләре “Ревизор”, “Тарас Бульба”, “Мертвые души” һәм башкалар. шулай ук Россиядә бердән-бер музее ачылуы кызыксындырды. Музей Гоголь йортында урнашкан. Язучының соңгы еллары Никит бульвары, 7 нче йортта үтә. Монда 1923 елда китапханә, ә соңыннан мемориал үзәк булдырыла.

02.04. Халыкара балалар китабы көне.

Язучы Г.Х.Андерсон 1805 елның 2 апрелендә туган. Ул балалар өчен бик күп әкиятләр язган. Мәсәлән, “Агач солдат”, “Килбәтсез үрдәк”, “Борчак өстендәге кыз” һ.б. Танылган язучының туган көнендә, 1967 елдан алып, Халыкара балалар китабы көне дип билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан безнең гимназиядә дә төрле сочинениеләр конкурсы үткәрелде.

09.04 “Белем. Карьера”

Бу көнне 8б, 10а сыйныфы укучылары “Белем. Карьера” күргәзмәсенә бардылар. Анда ТРның төрле шәһәрләреннән, Казандагы төрле югары уку йортлары, техникумнар, училищалар, лицейлар турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

09.04. “Балалар ветереннарга” айлыгы старты.

Балалар иҗаты үзәгендә “Балалар ветераннарга” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә 11б, 10б, 8а сыйныфы укучылары “Аналар хәтере” композициясе белән чыгыш ясадылар.

12.04. Безнең җиңүче

Ниезов Ниязны котлыйбыз. Ул каратэ буенча Россия беренчелегендә 3 урын алды.

15.04. Хәтер көне

Халыкта:”Бер кеше дә мәңгелек түгел” диләр, ләкин кайберләре үзләренең иҗатлары, хезмәтләре белән халык күңелендә мәңге саклана. Шулар арасында Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Сәйдәш, Ш.Камал, Р.Әхмәтҗанов һ.б. Бу көнне 5а, 8а сыйныфы укучылары традиция буенча, танылган кешеләрне искә алыр өчен, Яңа Бистә зиратына бардылар.

16.04. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары.

1 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч мәктәптә дәреснең төрле этапларында информацион технологияләр куллану” темасына республика семинары үткәрелде. “Сәламәт булыйк” проекты презентациясе дә тәкъдим ителде.

16.04. Г.Тукай көненә багышланган конкурс

16 нчы апрель көнне Балалар иҗаты үзәгендә Г.Тукайны искә алу көненә багышланган конкурс үткәрелде. Конкурста “Шигъри сүз” номинациясендә 1а сыйныфы укучысы Хаҗиева Чулпан – 1 урын. “Яшь шагыйрь” номинациясендә 8 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур - 1 нче урын, 5 “А” сыйныфы укучылары “Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә 1 нче урын алдылар.

17.04. Язгы яхшылык эшләү атналыгы

13-20 апрельгә кадәр Вахитов районы буенча, “Язгы яхшылык эшләү атналыгы” игълан ителде. Бу көннәрдә гимназия укучылары, Казан шәһәренең төрле балалар йорты, сәламәтләндерү үзәкләрендә булды. Ә 8а, 8б сыйныфы укучылары, “Гаврош” балалар йортына үзләренең бүләкләрен тапшырды.

21.04. ТР мәктәпләренең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары

ТР мәктәпләренең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм тәрбия чараларында информацион-коммуникацион технологияләрнең роле” темасына республика семинары үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Рамазанова Ч.Р., Хөснетдинова Э.Р. татар теле һәм әдәбияты һәм “Без – туган телле, Тукайлы халык” дигән әдәби композиция күрсәттеләр. семинар эшендә педагигия фәннәре кандидаты Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедра доценты З.Н.Хәбибуллина катнашты. Семинарга килгән укытучылар дәрес һәм дәрестән тыш чараны югары бәяләделәр.

26.04. Шагыйрь һәйкәле янында үткәрелгән шигырь бәйрәме

Г.Тукайның туган көне уңаеннан шагыйрь һәйкәле янында үткәрелгән шигырь бәйрәмендә 5а, 8а сыйныфы укучылары катнашты. 5а сыйныфы укучылары чыгышы бәйрәмгә килгән халык һәм Г.Камал артистлары Н.Ихсанова, Н.Гәрәева һәм башкаларда соклану хисләре уятты.

27.04. “Тукай безнең күңелләрдә”

5-8 сыйныфлар өчен “Тукай безнең күңелләрдә” әдәби –музыкаль композициясе үткәрелде. Бәйрәмдә Тукай шигырьләре, Тукай сүзләренә язылган җырлар, аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләр яңгырады.

29.04. Г.Тукайга багышланган шигырь бәйгесе

8а сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур, 5а сыйныфы укучылары шагыйрьнең 123 еллыгы уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйгесендә катнаштылар.