![]() |
![]() |
|||
---|---|---|---|---|
#21 2009 нче ел |
![]() |
|||
Истәлекле даталар 1 май
Яз һәм хезмәт бәйрәме
3 май
Бөтендөнья матбугат иреге көне
5 май
Шагыйрь, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинга 70 яшь (1939)
5 май
70 ел элек ТАССР Югары Советы Президиумы татар язуын латин алфавитыннан рус графикасы нигезендә төзелгән алфавитка күчерү турында Указ чыгарды 1939)
7 май
Радио көне, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләр көне
8 май
Әдәбият галиме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Фәйзерахман улы Рахмани (Кукушкин)га 60 яшь (1949)
9 май Җиңү бәйрәме 10 май
Философ, дәүләт эшлеклесе Камил Фасиевнең тууына 90 ел
11 май
Язучы Мансур Габдулла улы Сафинга 60 яшь (1949)
12 май
Әдәбият галиме, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләк иясе, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка 70 яшь (1939)
15 май
Халыкара гаилә көне
15 май
Тел галиме, профессор Фәрит Йосыповка 70 яшь
18 май
Халыкара музейлар көне
18 май
Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллинның тууына 70 ел (1939–1982)
19 май
Татарстан матбугаты көне
19 май
Журналист, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Әхмәтнур улы Шәрифуллинга 70 яшь (1939)
20 май
Фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре кандидаты Рәшит Мәхмүт улы Әмирхановның тууына 70 ел (1939–2000)
23 май
Скульптор Георгий Аркадьевич Зяблицевка 80 яшь (1929)
24 май
Җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиевага 60 яшь (1949)
24 май
Хокук белгече, фәлсәфә фәннәре кандидаты, профессор, Татарстанның атказанган хокук белгече, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Фәхрази улы Әмировка 60 яшь (1949)
25 май
Әдәбият белгече, текстолог, филология фәннәре докторы Мәсгут Вәлиәхмәт улы Гайнетдиновка 80 яшь (1929)
25 май
Соңгы кыңгырау бәйрәме
27 май
Китапханәләр көне
28 май
Чик сакчылары көне
30 май
Археолог, тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Альфред Хәсән улы Халиковның тууына 80 ел (1929–1994)
31 май
Тарихчы, археограф, язучы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановка 75 яшь (1934)
31 май Химиклар көне ![]() Шәҗәрәче галим Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр галимнәребез Ш. Мәрҗәни, Р.Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам иттерүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге чор белән тоташтыручы күренекле әдәбият галиме, археограф, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов апрель аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Татарстанның шәҗәрәче галиме М.Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында хәзерге Лениногорск районы Шөгер бистәсендә туган. Сугыш елларының иң авыр 1943 елында Әхмәтҗановлар гаиләсе Яңа Кенәр авылына (Арча районы) күчеп килә. Ул биредә урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларында ук телгә, әдәбиятка, тарихка зур кызыксынучанлык күрсәтә, төрле китаплар укый, татар халык иҗатына бәйле әдәбият туплый башлый. 1957 елда Казанга килә һәм Казан авыл хуҗалыгы, аннары химия-технология институтларында укый, ә 1963 елны, Казан дәүләт университетындагы тарих факультетының кичке бүлегенә укырга керә. Университетта белем алганда ук М.Әхмәтҗанов күренекле әдип Нәкый Исәнбәт, Альберт Фәтхи, Фоат Вәлиев кебек галимнәр белән таныша, алар белән татар тарихы, аның борынгыдан калган мирасын барлау һәм өйрәнү хакында фикерләшеп яши. Әлеге татар зыялылары белән аралашу, галим булу теләге аны 1972 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына алып килә. Монда татар шәҗәрәләре телен тикшерүгә багышланган тема буенча диссертация яза башлый. Моңа кадәр институт архивында бер генә татар шәҗәрәсе булмый. Шуңа күрә шәҗәрәләр эзләү өчен ул 1972 елдан башлап төрле экспедицияләрдә катнаша, ел саен дистәләгән авылларда була, анда борынгыдан сакланган шәҗәрәләрне таба һәм барлый. Беренче археографик экспедициясенә ул филология фәннәре кандидаты, фәнни җитәкчесе Фазыл Фасиев белән бергә Яшел Үзән якларының төрле авылларына юл тота. Аспирантурадан соң ул татар әдәбияты текстологиясен үстерү өчен төзелгән Н.Юзиев җитәкчелегендәге бүлектә эшли. Яшь галим Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Ф.Әмирхан күптомлыкларын төзеп чыгаруда күп көч куя. Аның тарафыннан 3500дән артык китап, 1500 тарихи документ өйрәнелә. Шәҗәрәләрне төрле яклап өйрәнеп, ул татар халкының этник тарихы хакында бик күп мәкалә һәм китап бастырып чыгара. Аның татар әдәбияты тарихына, шәҗәрәләргә, текстологиягә кагылышлы егермедән артык китабы, меңнән артык фәнни, фәнни-популяр, публицистик характердагы мәкаләсе бар. Алар арасында “Нугай Урдасы: татар халкының милли мирасы”, “Татар шәҗәрәләре”, “Олы Мәңгәр авылы тарихы” китаплары аерым игътибарга лаек. Марсель ага татарның танылган шәҗәрәчесе генә түгел. Ул – бер үк вакытта телче дә, фольклорчы һәм әдәбиятчы, кулъязма мирасыбызны өйрәнүче текстолог һәм этнограф та, тарихчы һәм шагыйрь дә. Аңа татар халкы тарихын өйрәнүдәге хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск бүлекчәсе һәм җирле “Заман сулышы” газетасы редакция тарафыннан Р.Фәхреддин исемендәге премия бирелә. 17 нче апрель көнне Г.Тукай музеенда, Марсель Әхмәтҗановның 70 яшьлек юбилеена багышланган, “Хәтер сагында” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Юбилярны котларга дип, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР милли музее, ТР милли китапханәсе, ТР милли архивы, “Мәгариф” нәшрияты, НКЦ “Казан” милли сәнгать музееннан, ТР танылган сәнгать эшлеклеләре һәм Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары, якташлары да килгән иде.
Нуриева А, 7б |
||||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||||