#21 2009 нче ел

1. Тукайның туган көне хөрмәтенә Казанда шигырь конкурсы узды. * 5 “А” сыйныфы укучылары “Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә 1 нче урын.

* 8 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур - “Яшь шагыйрь” номинациясендә 1 нче урын.

* 1а сыйныфы укучысы Хаҗиева Чулпан - “Шигъри сүз” номинациясендә 1 нче урын.

2. ТР мәктәпләренең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм тәрбия чараларында информацион-коммуникацион технологияләрнең роле” темасына республика семинары үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Рамазанова Ч.Р., Хөснетдинова Э.Р. ачык дәрес бирделәр.

3. Театр студиясенә йөрүчеләрнең кайберләре “Яшь йөрәкләр” спектакленнән алынган өзек белән район конкурсында катнаштылар һәм 1 урын алдылар.

4. ТР мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч мәктәптә дәреснең төрле этапларында информацион технологияләр куллану” темасына республика семинары үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучылары: Нуриева Г.Н., Ибраһимова М.А., Галиева Ф.Ф., Әхмәдуллина Э.Н., Шәфигуллина Э.И., Шиһабиева А.М., республика семинарында ачык дәрес бирделәр.

5. 11а сыйныфы укучысы Ниезов Нияз, каратэ буенча, Россия беренчелегендә 3 нче урын алды.