#21 2009 нче ел

Р.Батулланың “Сират күпере” драмасында Тукай образының бирелеше.

Тест

1. “Сират күпере”ндә Тукай гомеренең кайсы вакыты сурәтләнә.

А. Кечкенә вакыты

Б. Яшүсмер чагы

В. Соңгы айлары һәм көннәре

2. Тукайның аз санлы, ләкин бик гүзәл мәхәббәт шигырьләре язарга рухландырган зат драмада кайсы образ:

А. Туташ

Б. Ханым

В. Таһирә

3. Тукайның җан дусты, акыллы, сабыр, Агабәкнең прототибы:

А. Хөсни Ямашев

Б. Фатих Әмирхан

В. Мәҗит Гафури.

4. Тукайның дошманы:

А. Ядкәр

В. Сагышлы

В. Шәүлә

5. Тукайның дөнья әдәбиятын яхшы белүен кем белән сөйләшүендә күрәбез:

А. Ханым

Б. Ядкәр

В. Агабәк

6. Автор кайсы образда жандармериянең астыртынлыгын, мәрхәмәтсезлеген, икейөзлелеген һәм акыл көчен гәүдәләндерә

А. Шәүлә

Б. Агабәк

В. Бикчура

7. Р.Батулла шагыйрьне башка язучылардан аермалы буларак:

А. Көрәшче буларак гәүдәләндерә

Б. Кеше буларак тулырак гәүдәләндерә

В. Авыру кеше буларак гәүдәләндерә

8. “Сират күпере” тарихи-биографик әсәре ничәнче елда языла.

А. 1956

Б. 1996

В. 1986

Сәлимгәрәева Ландыш, 11а


Ребусны чишсәгез, татар халык мәкален укырсыз