#21 2009 нче ел

Һәркем үзе артыннан ниндидер эз калдырырга тиеш. Ул эз – изге эш кылу да, олы максатларыңа ирешү дә, тирә-ягыңа, җәмгыятеңә файда китерә алу да. Безнең һәрберебез үз тормыш юлын, димәк, үз язмышының нинди елга буенча хәрәкәт итүен, нидидер үрләргә менәчәген үзе сайлый. Шуңа күрә, минем соравым мондый рәвештә: кеше хәзерге җәмгыятьтә нинди эз калдырырга тиеш? Бай мирас калдыручы күренекле шәхесләрдән сез кемнәрне беләсез?

Айнур


Кеше характерында булган нинди сыйфатларны сез яхшыга кертер идегез? Ә кайсыларын – яхшыга да, начарга да? Гомумән, хәзерге заман җәмгыятендә тулы шәхес булып формалашу өчен, рухи һәм физик яктан да үсү өчен, үз-үзеңә нинди төп таләпләр куеп була?

Айсылу


Дуслыкның сере нәрсәдә? Дуслык сезнеңчә, ниди булырга тиеш? Һәм кайсы вакытта дуслар сынала?

Алсу