#21 2009 нче ел

Табигатьтә яз!

Язлар җитте, ямьле язлар җитте.

Бар табигать тагын җанланды.

Хыялларга ак канатлар куеп,

Күңелләрне янә уятты.


Быелгы апрель ае кыш белән яз арасындагы ярыш шикелле узды. Җылы, кайвакытта кызурак көннәр көтелмәгән ап-ак кар келәмнәре белән алмашынып торды. Шуңа да карамастан, кызыклы, файдалы һәм мөһим вакыйгаларга табигать комачауламады, ә киресенчә, кояшлы көннәр бүләк итте.

15 нче апрель көнне безнең гимназиянең 5 “А”, 8 “А” сыйныфы укучылары Рамазанова Ч.Р., Шәмсетдинова Г.Х., Әхмәтшина А.Т., Хөснетдинова Э.Р. белән бергә Татар зиратындагы бөек шәхесләребезнең каберләрен чистарттылар. Алар арасында Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, Г.Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Г.Кариев һәм башка мәшһүрләребез дә бар иде. Аларның һәрберсе - татар тарихын баеткан, милләтне алга алып барган атаклы кешеләр. Урыннары җәннәттә булсын!

Игелекле эшләребез дәвам итте. Шул уңайдан, безнең гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучылары 9 нче апрель көнне “Балалар иҗат үзәге”нә “Балалар ветераннарга” дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә бардылар. Бу көн Игелеклек айлыгының башлануы дип билгеләнде. Ветераннар өчен әзерләнгән бәйрәмдә безнең гимназиянең 11 “Б” сыйныфы укучысы Гәрәева Әдилә, 10 “Б” сыйныфы укучысы Әхмәтҗанова Диләнур, 8 “А” сыйныфы укучысы Надршина Айсылу “Аналар хәтере” дигән композиция белән чыгыш ясадылар. Үзләренең матур чыгышлары белән алар бәйрәмгә нур һәм ямь өстәделәр. Кадерле ветераннарыбызга бәйрәм кичәсе ошады, һәрберсе рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук алар өчен мәктәпләр тарафыннан, кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.

Кадерле, хөрмәтле ветераннарыбыз! Безгә шушы якты дөньяда тыныч яшәү өчен мөмкинлек тудырганыгызга, газиз туган ягыбызны саклап калганыгыз өчен зур рәхмәт!

Тукай! Бу исем һәркемгә таныш. Татар халкының бөек шагыйребез Габдулла Тукай безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Шуңа күрә дә һәр елны Тукайның туган көне хөрмәтенә Казанда шигырь конкурсы уздырыла. Быел да бу чара безнең мәктәпне читләтеп үтмәде. 15 нче апрель көнендә 5 “А” (“Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композиция” номинациясендә 1 нче урын) сыйныфы укучылары һәм 8 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур (“Яшь шагыйрь” номинациясендә 1 нче урын) бу конкурска бардылар. Конкурс 4 номинациядә үтте: “Яшь шагыйрь”, “Шигъри сүз”, “Тукай сүзләренә язылган җырлар башкару”, “Тукайга багышланган әдәби-музыкаль композиция”. Гимназия укучылары призлы урыннарга лаек булдылар һәм район турыннан шәһәр турына күчтеләр. Район туры “Балалар иҗат үзәге”ндә узды, ә шәһәр туры Г.Тукайның музеенда 29 нчы апрель көнне булачак. Җиңүчеләргә яңа уңышларга ирешүләрен телибез!

Игелеклек – иң матур сыйфатларның берсе. Бу сыйфат һәркемне бизи. Безнең гимназия укучылары да яхшы эшләр кылуда актив катнаштылар. 13-19 нчы апрельгә кадәр гимназиядә игелеклелек атнасы игълан ителде. Шул уңайдан һәр класс макулатура тапшырды, шулай ук төрле балалар йортларына бардылар. 8 “А” сыйныфы укучысы “Гаврош ” балалар йортына барды. Класс тарафыннан җыелган канцтоварлар балаларның күңелләрен күтәрделәр. Кешегә яхшылык эшләү – үзе бер бәхет!

Һәр милләтнең үз зәвыгы, үз үзенчәлеге бар. Татарларда ул, мөгаен, милли аш-су ризыклары. Гөбәдия, вак бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк һәм тагын бик күпләрне искә төшергәндә башың күккә тия сыман! 22 нче апрель көнне гимназиядә “Милли ашлар” көне билгеләп үтелде. Һәр сыйныф билгеләнгән ризыкны алып килде.

21 нче апрель көнендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Рамазанова Ч.Р., Хөснетдинова Э.Р. ачык дәрес бирделәр. Килгән кунакларга гимназиянең “Туган якны өйрәнү” музеенда экскурсия үткәрелде. Соңыннан, Габдулла Тукайга багышланган кичә күрсәтелде.

Шулай ук 21 нче апрель көнне гимназиянең Театр студиясенә йөрүчеләрнең кайберләре “Яшь йөрәкләр” спектакленнән алынган өзек белән район конкурсында катнаштылар һәм беренче урынны яуладылар. Афәрин!

Үзеңне һәр яктан сыныйсың килсә, сиңа ишекләр ачык! Нәкъ менә шундый девиз астында гимназия укучыларының кайберләре “Эрудит” дигән бәйгедә катнашырга булдылар. Бу чара ТДГПУ да 25 нче апрель көнне үткәрелде.

27 нче апрель көнне гимназиядә Г.Тукайга багышланган кичә уздырылды.

Минһаҗева Айнур, 8а