#21 2009 нче ел

Ландыш Нигъмәтҗанова.

Туган көне: 4.06.1984.

Туган җире: Яр Чаллы шәһәре.

Йолдызлыгы: Игезәкләр.

Яраткан киеме: Спорт стиле, алтынсу төстәге күлмәкләр.

Белеме: КДУ, халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетының соңгы курсы.

Иҗат җимешләре: “Көн яктысы кебек” – DVD һәм CD; “Мине эзлә”, “Танцеваль хитлар” – CD; Фәрит Таишев белән сольный концерттан DVD; ике “Алтын барс” лауреаты.

Ландыш КДУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетында 6нчы курста укый. Ул читтән торып белем ала. Һәм бөтен сессиясен дә вакытында яба. Ландыш җырларга да, спорт белән шөгыльләнергә дә (фитнес, йөгерү) вакыт таба.

Мәктәптә укыганда : “Мин һәрвакыт үз фикеремне әйтәм, проблемаларны вакытында чишеп, укытучылар белән араларны җайлый идем”, - ди ул.

Җырчы Ландыш машина да йөртә әле. Биш еллык тәҗрибәсе бар! Рекорд: шушы көнгә кадәр әле Ландышның юл кагыйдәләрен бер дә бозганы юк! Мин җырчы карьерасы турында беркайчан да хыялланмадым. Минем хирург буласы килә иде, бигрәк тә пластик операцияләр ясаучы. Минемчә, бу бик кызык һөнәр. Якыннарым бу теләкне хупламады, гомер буе укыйсы бар бит анда дип әйтте. Әнием генә соңыннан: “Бәлки, шәфкать туташы булырсың”, - дигәч, мин: “Юк, булсам, табиб кына булам”, - дидем. Язмаган, күрәсең. Эстрада, шоу-бизнес минем тормышыма кинәт килеп керде. 2004 елда мин беренче “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаштым. Ул кастинг хакында нинди генә имеш-мимешләр йөрсә дә, минемчә, танылмаган яшь талантлар өчен ул зур этәргеч булып тора. Иң мөһиме – үз-үзеңә ышанырга, килергә, катнашырга кирәк. Минем үзем өчен дә, һәм минем белән бергә ул вакытта катнашкан Салават Миңнеханов, Булат Җиһаншин, Илнур-Айрат өчен дә кастинг зур сәхнәгә “пропуск” булды.

Ә быел бер фабрикантны “Татар җыры” сәхнәсенә чыгардым. Бер үк вакытта үземдә җаваплылык та тойдым, горурлык та бар иде. Әле кайчан гына үзем Айдар Галимов белән “Кызыл розалар” җырын башкарган идем, хәзер исә минем белән үземнең җырны җырлыйлар. Динара Тимергалиева белән эшләү бик ошады. Ул үзе дә хәрәкәтчән, җитез кыз. Бию кую да җиңел булды. Шулай да дуэт җырлау берүзең чыгыш ясауга караганда авыррак, бер айлап репитицияләр уздырырга туры килде.

Менә 2008 елның ноябреннән бирле мин сольный концертлар белән йөрим. Бер унбишләп концерт куйганмындыр инде, алда тагын 25 тирәсе. Аллага шөкер, һәркайда аншлаг! Тамашачылар бик яратып, җылы кабул итәләр. Артист өчен тамашачы мәхәббәте – ул азык, һава кебек!

Башта продюсерым Фәрит Таишев иде, ә хәзер яңа продюсер - Гөлнара Абаева белән эшлибез. Чыгышлар ясау, концертлар кую, альбомнар чыгарабыз, ә иҗатымны яратучылар арсында әбиләр, балалар да, 30-40 яшьлек абый-апалар да бар. Яшьләр дә концертка бик күп килә.

Концертлар, гастрольләр – үзе бер диета ул. Мәсәлән, яңа сольный концертымда мин 11 тапкыр кием алыштырам, андагы чабу белән симереп булмый. Гастрольләр вакытында да төрле вакытта, төрле җирләрдә ашарга туры килә, режим бозылган. Гомумән, манный боткасыннан кала мин барнәрсәне дә яратып ашыйм. Һәм рәхәтләнеп пешерәм. Кайчакта бөтен көнне кухняда үткәрәм, манты, кыстыбый пешерәм, итләрне бик тәмле итеп ясыйм. Ярымфабрикантларны, гомумән, ашамаска тырышам. Ә инде киемгә килгәндә, гомумән, мин “алтын” төстәге костюмнарны бик яратам. Ә болай һәрбер җырга аерым кием тектерергә тырышам...

Нургалиева Ләйсән, 8б