#21 2009 нче ел

Балалар ветераннар өчен

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел.

Шәүкәт Галиев


Бу көннәрдә Вахитов районының һәр кешесе әлеге шигырь юлларын күңеленнән кабатлый, чөнки безнең районда 9 нчы апрельдән – 9 нчы майга кадәр “Балалар ветераннар өчен” дип исемләнгән айлык игълан ителде. Бу айлык кысаларында 13 нче апрельдән – 20 нче апрельгә кадәр “Язгы игелеклелек атнасы” да уза.

1 нче татар гимназиясе укучылары да бу чаралардан читтә калмады. 9 нчы апрель көнне без, 8 “А” сыйныфы укучылары, “Балалар иҗат үзәге”нә барып, “Балалар ветераннар өчен” айлыгының ачылу тантанасында катнаштык. Бәйрәм концерты ике сәгатькә сузылды, ләкин ялыктырмады. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, уен коралларында төрле көйләр башкардылар. Балалар башкаларны да өйрәтергә сәләтле: үзләренең дүрт аяклы дуслары – этләр белән чыгыш ясаучылар тамашачыларның күңелләренә хуш килде.

Гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучысы Надршина Айсылу, 10 “Б” сыйныфы укучысы Әхмәтҗанова Диләнур, 11 “Б” сыйныфы укучысы Гәрәева Әдилә, хәбәрсез югалганнарны искә алып, “Аналар хәтере” композициясен күрсәттеләр. Безнең кызлар күңелнең иң нечкә кыллары да тибрәнерлек итеп чыгыш ясадылар. Рәхмәт үзләренә!

Айлык барышында сочинение, шигырь, рәсем конкурслары, ветраннарны котлау чаралары үткәреләчәк.

Концерттан соң ветераннарның рәхмәт сүзләрендә түбәндәгеләр яңгырады: “Безне беркайчан да онытмагыз! Тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз!” Азатлык өчен, Туган ил өчен, яшь буын өчен һәлак булганнар мәңге онытылмаячак. Заман яшьләре сугышны хәтерли, батырларны онытмый, үзе дә Туган илне сакларга әзер.

Замана балаларының, яшьләрнең иҗатына сокланып: “Ике сәгать элек, әкияттә булырсыз, дип әйтсәләр ышанмас идек. Без әкият дөньясында булдык. Бу иҗади әкият безнең күңелләрдә озак сакланыр”, - дип рәхмәтен белдерде икенче ветеран.

Игелеклелек – саф күңелләрдә, кылган гамәлләрдә

Булсын иде һәр нарасыйның балачагы

Тозлы түгел – татлы, кара түгел - ак,

Караңгы түгел – якты, керле түгел – пакь.

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр ата-ана назыннан мәхрүм, аларга әни сөюе, әти терәге җитми, дибез. XXI нче гасырда да наз, сөю, терәк кебек һәр кешегә кирәкле хисләр белән бергә, бер сынык икмәк, өстендә сары май йөзгән ботка турында хыялланган балалар да шактый. Хөкүмәтебез аларны кайгырта, яшәү, уку шартлары тудыра. Без дә сүзләребез, теләкләребез, эш-гамәлләребез белән аларга терәк булырга омтылабыз. Без, 8 “А” сыйныф укучылары, “Гаврош” социаль приютына барып, әти-әниләребез алган уку-язу әсбапларын тапшырдык. Бу эштә безнең сыйныф бер генә гаиләсе дә читтә калмады. Матур эшебездән күңелләрдә нур артты.

Әйләнә-тирәне: бакча, ишегалды, урамнарны чистарту – игелекле эшләрнең берсе. Мәктәп янын чистартуда катнашып, без, 8 “А” сыйныфы укучылары, бу бурычыбызны да намус белән үтәдек.

Алар – безнең күңелләрдә

Берәү дә мәңгелек түгел, диләр. Ләкин иҗатлары, хезмәтләре белән милләт күңелендә мәңге сакланучылар бар. Татар милләте яшәгәндә, аларның эшчәнлеге онытылмас.

Г.Тукайның туган көне 26 нчы апрель – Туган тел көне буларак билгеләп үтелсә, 15 нче апрель – милләтпәрвәрләрне искә алу көне. Бу көнне без, 1 нче татар гимназиясенең 5 “А”, 8 “А” сыйныфы укучылары, Г.Х.Шәмсетдинова, А.Т.Әхмәтшина, Э.Р.Хөснетдинова, Ч.Р.Рамазанова җитәкчелегендә татар зиратына милләт зыялыларын искә алырга, каберләрен чистартырга бардык.

Без килгәндә, Г.Тукай кабере чәчәкләргә күмелгән иде. Бөек шагыйрь яшәгән чорда милләткә хезмәт иткән шәхесләр белән бергә, Тукайга кадәр һәм аннан соң, нәкъ шагыйрь кебек:

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың – минем саулык, авыруың - минем авыруым. (Милләткә) дип гомер иткән Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Г.Кариев, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, С.Сәйдәшев, М.Корбангалиев, Һ.Атласи, Г.Камай, Т.Гыйззәт, Б.Рәхмәт, Р.Ваһапов каберләрен чистарттык. Шөкер, саваплы эш башкардык.

Чулпан Рәҗәповна Рамазанова
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
8а сыйныфы укучылары