#22 2009 нче ел

4 нче май көнне 8 “А” сыйныфы укучылары Почетный караулда булдылар. Һәр бер смена 15 минут бер сүз әйтмичә, хәрәктләнмичә торырга тиеш иде. Бу – 1941-1945 нче елларда булган Бөек Ватан сугышында вафат булган сугышчыларга дан җырлау.

Татар гимназиядә 5 нче май кәнне, 8б сыйныфы укучылары Милли ашлар көнен билгеләп үтте.

8б сыйныфында күп милләт балалары укый. Мәсәлән, Газарян Кому безне әрмәннәрчә пешерелгән "голубцы"е белән сыйлады, ә Нуров Сәйфетдин "үзбәк пылавын" авыз иттерде. Өстәлдә нәрсә генә юк иде: кош теле, чәч-чәк, кыстыбый, коймак - барысы да. Укучылар милли ашлар бәйрәменә укытучыларны да чакырдылар, һәм халыкның иң яратып ашый торган ризыклары, рецептлары белән таныштырдылар. Барлык ризык "тел йотарлык" иде.

Бу көн билгеләнгәнче классның һәр укучысы,"Нәрсә пешерим?" дип уйланган иде. Ләкин барысы да әйбәт узды. Барлык килгән кунакларга, укытучыларга, безне зурлаганнары өчен, бик зур рәхмәт!

8 нче майда безнең гимназия укытучы ветераннарга, сугыш ветераннары өчен кичә оештырды. Ул кичәдә гимназиянең укучылары төрле концерт номерлары күрсәттеләр. Ветераннарыбыз күзләре яшь белән тулды. Кадерле ветераннар! Без сезгә мең-мең рәхмәтләр әйтәбез! Сез безнең күңелләрдә мәңге булырсыз!

22 нче майда гимназиябезнең актлар залында 4 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. Кичә “Алсу паруслар астында сәяхәт” дип исемләнгән иде. Чыннан да, әлеге чара чын сәяхәтне хәтерләтә. Монда Иҗат утравы да, Беренче укытучыларга рәхмәт белдерү причалы да, Администрацияне хөрмәтләү тукталышы да бар. Бәйрәмнең һәр өлеше бик кызык, мавыктаргыч күңелле рухта узды. Ә бәйрәмнең иң күңелле өлеше ул, әлбәттә, балаларның чыгыш ясаулары иде. 4 нче сыйныф укучылары үзләрен җырга, биюгә сәләтле икәнен күрсәтте. Шулай ук нәфис сүз осталары да бар икән дүртенчеләр арасында. Бәйрәм барышында чыгарылыш сыйныф укучылары, бераз моңсуланып та алды. Хәтта күзләрендә яшьләр ялтыраучы укучылар да күренде. Бу, әлбәттә, балаларның башлангыч мәктәпне бик яратуларын күрсәтүче момент иде. Борчылмагыз, дүртенчеләр, мәктәпнең зур корабында сез тагын да кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгасыз. Урта мәктәп сезне көтеп кала!

25 нче май чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.

Әйе, алар 11 ел дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттеләр. Ә бүген яңгыраячагы берсенә дә охшамаган. Аның бүгенге тавышы моңлы да, ямансу да, шатлыклы да. Шатлыклы, чөнки алар бүген олы тормыш юлына беренче адымнарын ясыйлар, ямансу, чөнки бүген ул аларны соңгы дәрескә озатачак.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлар өчен, профессор, академик Дания Заһриевна килгән иде. Ул укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына ул. Бүгенге көн сезгә шул бәхетле балачак мизгелләрен мәңге исегезгә төшереп торсын иде.

Хәерле юл! Хәерле юл сезгә, укучылар!

Әхмәдуллина Эльвира Наилевна
башлангыч сыйныф укытучысы,
Минһаҗева Айнур, 8а