#22 2009 нче ел

Витаминсыз яшәп буламы?

     Урамда яз. Әмма күбебезнең кәефе дә, көче дә ташка үлчим. Һәм боларның барысына да авитаминоз сәбәпче.

     Кеше өчен зарури булган витаминнар һәм минераллар организмга ризык белән микроүлчәмнәрдә генә эләгә. Әгәр шул үлчәм җитәрлек булмаса, кешедә -   гиповитаминоз, нормадан артып китсә, гипервитаминоз башлана. Монысы да, тегесе дә кеше өчен файдалы түгел - организмда патологик үзгәрешләр килеп чыгуы ихтимал.


  Витамин сайлаганда кешенең яшәү урыны роль уйныймы?

Әйе, биологик актив матдәләргә таләп кешенең яшәү региона, ел вакытына бәйле рәвештә үзгәреп тора. Мәсәлән, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрдә B һәм C витаминына, каротинга, тимергә, магнийга, цинкка, йодка җитди дефицит күзәтелә. Көзен, кышын һәм язын аскорбин кислотасына ихтыяҗ арта, чөнки бу чорда төрле инфекцияле авыруларга каршы көрәштә C витамины ярдәмгә килә.

Шунлыктан, витамин дөрес билгеләнсен өчен, иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Витаминлы кушылмалар куллануның һәм уңай, һәм тискәре яклары бар. Поливитаминнарның файдасы этикеткадагы кушылмаларның күплеге белән түгел, организмга зарурлыгы белән билгеләнергә тиеш. Табиб, витамин билгеләгәндә, кешенең ничә яшьтә булуын да истә тота. Моннан тыш, кешенең нинди хроник авырулар белән авыруына, ничек туклануына, физик активлыгына, нинди дарулар эчүенә һәм организмда матдәләр алмашы сыйфатына карап та билгеләнә.


Сау - сәламәт кешегә витамин эчү кирәкме?   

Әгәр организмда кирәкле витаминнар һәм минераллар җитәрлек икән, дару эчүнең файдасы юк дәрәҗәсендә. Артык витамин организмнан барыбер бәвел аша чыгып бетә. Ә менә A һәм D витаминының күплеге организм өчен куркыныч санала. Шуңа күрә профилактик максат белән поливитаминнарны көндәлек нормадан арттырып кулланырга ярамый. Организмда микроэлементларның артык җыелуы шулай ук зарарлы.


 Организмдагы витаминнарның күләмен ничек белеп була?

Иң төгәл мәгълүматны чәчне һәм тарнакны спектраль тикшерү күрсәтә. Шулай да чәч тикшерүенә өстенлек бирелә, чөнки чәч организмдагы микроэлементларны девамлырак вакытка саклый ала. Һәм шундый тиктшерү күрсәткәнче аша, табиб сезгә нинди витаминнар кирәклеген дөрес билгели алачак.


Витаминлы алфавит.

       * Профилактика максатыннан чыгып, витаминлы дару сәдәбен бер яисә ике ай дәвамында, елга бер-өч тапкыр куллану файдалы;

       * Витаминнар эчү көндәлек нормадан артырга тиеш түгел;

       * Организмның поливитаминнардан ”ял иткән” чорында, көнгә 50-75 миллиграммлы аскорбин кислотасы кулланырга киңәш ителә. Билгеле булганча, C витамины ризыкны саклаганда һәм пешергәндә бик тиз таркала. Шуңа күрә организмга ул һәрвакыт җитми. C витаминлы даруханә препаратларын гөлҗимеш төнәтмәсе белән алыштырыга мөмкин;

      * Поливитаминлы кушылмаларны ашаудан соң, күп су эчеп кулланырга кирәк. Әгәр витаминлы кушылма көнгә бер эчелсә, аны көннең беренче яртысында, иртәнге аш вакытында куллану яхшы булачак.           

Гәрәфиева Фәридә, 6а