#22 2009 нче ел

Ватан сугышы

Без һәрберебез әби-бабайлар сөйләгән Бөек Ватан сугышы турында күбрәк белергә телибез. 1941 нче елның иртәсендә немец фашистлары сугыш башлыйлар. Беренче көнне бик авыр була, чөнки совет халкы моңа әзерләнмәгән була. Немецлар, Советлар Союзының чикләрен үтеп кереп, юлларында очраган бар авылларны, шәһәрләрне юк итеп баралар. Алар, тиз генә Мәскәүне алып, Иделгә таба юл тоталар. Әмма курку белмәс Совет солдатлары аларга бик күп каршылыклар күрсәтеп, алга җибәрмәскә тырышалар.

1941-1945 елларда немец-фашист илбасарларына каршы 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында совет халкы җиңү хакына ким дигәндә 27 миллион кешесен корбан итә.

Минем дәү әтием дә, сугыш башланганда инде, армия сафларында була. Сугышның беренче көненнән үк немец фашистларына каршы тора. Севастополь шәһәрен азат итүдә катнаша. Каты сугышлар вакытында авыр җәрәхәтләнә. Җәрәхәт алса да, ул туган якларына тиз генә кайта алмый. Ярасы аңа гел комачаулый, шул килеш аны Кавказда тимер юл төзәргә җибәрәләр. Озак йөргәннән соң, аны аягы борчый һәм аның бер аягының яртысын кисәләргә мәҗбүр булалар. Ә аннан соң ул туган ягына әйләнеп кайта. Инде дәү әтинең бу якты дөньядан киткәнгә инде ике ел була…

Рейхстагка җиңү байрагы кадаганга, 64 ел үтсә дә, йөрәктәге яралар мәңгелеккә кала. Әби-бабайларыбызның, якташларыбызның кылган бөек гамәлләре өчен, без алар алдында баш иябез, рәхмәтебезне белдерәбез.

Гатиятуллина Алсу, 7б

Кышкы табигать

Кыш үтеп китүенә инде ике ай булды, ә мин нигәдер һаман кышкы табигатьне сагынам. Югыйсә урамда язның матур ае – май. Табигать яшеллеккә күмелгән: агачлары яфрак ярган, алмагачлары чәчәк аткан, бар җиһанга хуш ис – чәчәк исе таралган. Ләкин минем өчен бу ел фасылы бик матур. Аның салкын көннәре, саф һәм чиста һавасы нигәдер мине үзенә җәлеп итә. Җиле битләрне җеметтерә, ә агачлары ап-ак юрганга төренгән. Кошлары һәм җәнлекләре әллә кайчан кышка әзерләнгән, ә кайберләре кышкы йокыга талган. Син кышкы урман буйлап атлыйсың, ә анда синең өчен таныш булган эзләр ярылып ята: куян, төлке, поши. Урмандагы агачлары һәрберсе ак шәлгә төренгән. Ә кары, кышкы кояшта җем-җем итеп, ялтырап тора. Һавада ниндидер, әйтеп бетермәслек, салкын ис сизелә. Алар шундый җиңел һәм күңелгә якын булып тоелылар. Аяк астындага ап-ак кары, шыгыр-шыгыр килеп, ниндидер серле аваз чыгары. Менә шушы тавыш инде күңелгә әллә нинди моң сала...

Кышкы табигать искиткеч матур һәм шундый серле. Мин шуның өчен, бу ел фасылын яратам да инде. Аның матурлыгына сокланып карыйм.

Равилова Алсу, 7б

Кошлар

Менә ямьле, матур ай да килеп җитте. Кышкы салкыннар артта калды. Аларга алмашка җылы кояшлы көннәр килде. Кояш нурлары дөньядагы карларны эретте. Кар сулары гөрләвекләргә әверелеп шаулап акты. Кояш күбрәк җылыткан саен, дөнья уяна башлый. Агачларда бөреләр күренә, болыннар, кырлар яшькелт, хуш искә күмелә. Туган якларына кошлар әйләнеп кайта. Аларның тавышлары дөньяны тагын да ямьләндереп, уятып җибәрә. Һавада каз, үрдәк төркемнәре күренә. Елгалар, күлләр су кошлары белән тула. Һәр кошның үз оясы: карлыгачларның яр буенда булса, ә су кошларының суда үскән үсемлекләр арасында.

Бер елны, әтиемнең авылында, өй кыегына карлыгачлар оя ясаганнар иде. Алар берничә атна өй янында очтылар да, кинәт кенә юкка чыктылар. Борчылып без аларның оясын менеп карасак, анда бала карлыгачлар күрдек. Аларны аннан алып, бүрек эчендә үстердек. Шул чак, дәү әнием миңа: “Кошлар үстергән кеше, саваплы кеше була!” - диде.

Кеше һәрвакыт табигатькә, кошларга карата ихтирамлы һәм игътибарлы булсын; җир-суларны, болын-кырларны пычратмасын; агач, чәчәкләрне өзмәсен, сындырмасын иде!

Сафиуллина Эльмира, 7б

Яз

Яз җитте, җирләр кипте

Безнең авылда.

Җылы яктан кошлар кайта

Туган якларга.

Урамны яңгыратып,

Кошлар сайраша.

Могҗиза, дәртле көйләр

Туган авылда.

Ибраһимова Лилия, 7б

*** ***

Гүзәл җирем, яшел бишегем

Сокланып туялмыйм мин сиңа.

Сабый бала төсле гаҗәпләнеп,

Карыйм бит мин матур дөньяга.

Кояш җылы нурын сибә җиргә,

Күз алдымда бөре уяна.

Сабый бала төсле гаҗәпләнеп,

Исем китеп карыйм дөньяга.

Мәгъсүмова Дилюзә, 7б