#22 2009 нче ел

05.05. МИЛЛИ АШЛАР КӨНЕ

5 нче май көнне 8б сыйныфы укучылары милли ашлар көне үткәрде. Бу сыйныфта төрле милләт балалары укый: татар, үзбәк, чуаш, әрмән, рус һәм әзербәйджан. Һәр бала үз милләтенә хас булган милли ризыклар пешереп алып килде: кыстыбый, чәк-чәк, коймак, өчпочмак, үзбәк пылавы, әрмән голубцые, кәбестә пирогы, кекс һ.б. Укучылар үзләре әзерләгән сый-хөрмәт янына укытучыларны чакырдылар һәм алар яратып әзерли торган ризыкларының әзерләү серләре белән дә уртаклаштылар.

07.05. ВЕТЕРАН - ПЕДАГОГЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ.

7 нче майда гимназиягә Җиңүнең 64 еллыгына карата ветеран-педагоглар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде. 4 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә варислыкка кабул итү һәм бәйрәм концерты булды.

19.05. “КӨҢГЕРӘ” КОНКУРСЫ

Безнең гимназиядән 96 укучы “Кенгуру” конкурсында катнашты. 2а сыйныфы укучылары –Габбазов Ренат һәм Әхмәдуллина Айгөл җиңү яулады (укытучысы Һадиева Р.Ю.). Җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз!

19.05. “КАЗАН – ЙОРТ” ФЕСТИВАЛЕ

5а сыйныфы укучысы Фасахов Булат “Казан – йорт” фестиваленең гала-концертында канташты.

20. 05. ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ КЫЗУ ЧАГЫ

Бүген, 11 нче сыйныф укучыларнының, татар теленнән еллык имтиханы аттестация эше формасында үткәрелде.

21.05. “1 УКУЧЫ: 1 КОМПЬЮТЕР” ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ПРОЕКТ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ

1 нче татар гимназиясе Казан шәһәрендә “ПервоКлассная акция” проектында җиңде һәм “Intel” компаниясе тарафыннан мобиль класс белән бүләкләнде.

“AquaCart” мобиль классында укучылар өчен 25 нетбук, ә укытучы өчен локаль сетенә электор чыбыксыз тоташтырылган ноутбук бар. Шулай ук Интернетка чыгу мөмкинчелеге дә бар. Мобиль классын гимназиянең төрле кабинетына урнаштырырга һәм берничә минут эчендә эшкә керешергә дә мөмкин. Мобиль класс җиһазлары махсус сейфка җиңел урнаштырыла һәм укытучы өчен уңайлы урынга куеп эш итәргә була.

Конкурста җиңүче – мәктәпне билгеләр өчен “Intel” компаниясе проекты “1 укучы: 1 копьютер” яки “Һәр укучыга үз компьютеры” компаниясе концепциясе кысаларында үтте. Шәһәр халкы җиңүче – мәктәпне сайлау юлы белән үзе билгеләде. ФОТО

25.05. СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

Бүген 11 нче сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. 1 нче гимназия бүген чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга озата.