#22 2009 нче ел

«Эссе» төркеме

"Эссе" төркеме 2005 елда оеша. Беренче тапкыр егетләр бергә "Күренмә күземә" җыры белән чыгыш ясыйлар. Бер-берсе белән алар Гөлнара Тимерҗанованың ансамблендә танышкан, Нияз анда гитарист, ә Айрат җырчы булып эшләгән.

Бүгенге көндә егетләрнең альбомы, берничә клибы бар, алар арасында "Сиңа кирәк түгел", "Сәхнә", "Китәр борчуларың" һ.б. 2006 елда "Эссе" төркеме "Татар җыры" халыкара музыка фестивалендә "Алтын Барс" премиясенә лаек булды.

НИЯЗ ВӘЛИЕВ

Туган көне, урыны: 18.11.1980, Казан

Белеме: КДУның көнчыгыш телләре факультеты

Минем әнием укытучы, әтием - инженер. Аларның миңа булган йогынтысы зур. Әнием музыкаль мәктәпкә көчләп йөртте. Йөртмәгән булса, бәлки, музыкант булып китмәс идем дә.

Айрат белән безнең зәвыкларыбыз, гомумән, охшамаган. Мәсәлән, музыкага килсәк, Айратка "Руки вверх", "Ласковый май" төркемнәре ошый. Ул "үлеп" клуб музыкасын ярата. Миңа күбрәк рок юнәлеше һәм европа музыкасы ошый. Мин китап укырга яратам, Айрат - юк. Күп очракларда мин юл куям, принциплар өчен тавыш күтәрүне дөрес дип санамыйм. Аңа вакыт та жәл. Ә китапларга килгәндә, мин примитив детективларны яратмыйм. Гадәттә кызыклы китаплар турында миңа зыялы дусларым сөйли, укырга биреп торалар. Менә күптән түгел Курт Венегутның "Бойня №5 или крестовый поход детей" дигән китабын укып чыктым. Шәп әсәр. Озын юлга чыкканда машинада психология буенча аудиокитаплар тыңлыйм, моннан тыш җырлар язам, төркемнең репертуары минем өстә. Айрат - бик актив, тиз фикер йөртә белә, кайчак аның бу карары иҗат процессын бик тизләтә.

Менә шушы арада "Рестораннар буйлап" дигән җыентык өстендә эшләдем. Кызыклы проект, анда татарча шансон җырлары кергән. Шулай ук күптән түгел "Барс-Медиа" компаниясе Уолт Дисней мультфильмнарын татарчага тәрҗемә итә башлады. Геройларны татар эстрадасының йолдызлары Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Айрат Илья-сов, Альбина, Илшат Вәлиев һәм башкалар «тавышландырды». Мин - бу проектның продюсеры, мультфильмнарны карыйм, тавышларны сайлыйм, яздырам, монтажлыйм. Бар буш вакытым шуңа багышланган. "Карсылу", "Бем-би" һәм шушы көннәрдә генә "Питер Пен" мультиклары дөнья күрде. Бу эш җиңел булмаса да, миңа бик ошый, акча да китерә

Минем күңелемдә зур эз калдырган ул Казанда беренче тапкыр үткәрелгән "Scorpions" концерты. Мин ул төркемнең җырларын тыңлап үстем, сүзләрен яттан белеп, гитарада уйный идем... Минем яраткан легендар төркем башкалага килде! Бер дустымның әнисе иллешәр сумлык билетлар алган. Дуслар белән шатланып бардык, мин аларны якыннан күрергә теләп, 4 нче рәттә буш урын табып барып утырдым. "Scorpions" минем алда гына җырлый, шундый тавыш, шоу - йөрәгем чыгып китә дип торам!!!

Бүгенге көндә "Шевроле Ланос"та йөрим, кагыйдәләрне бозмаска тырышам. Шулай да тизлек арттырган өчен штраф түләгән бар.

Алга таба да зур планнарым бар. Яңа альбом, тагын 2-3 мультфильм чыгарырга иде. Финанс яктан мөстыкыйль булып, сәяхәт итәргә телим.

АЙРАТ ИЛЬЯСОВ

Туган көне, урыны: 24.07.1985, Казан

Белеме: И.Әүһәдиев ис. Казан музыка училищесы

Минем әтием гомере буе милициядә эшләде, әнием күпкырлы шәхес, кайда гына эшләмәде. Алар тормышымда зур роль уйнады, бигрәк тә балачакта. Мин төрле түгәрәкләргә йөри идем - фототүгәрәк дисеңме, судомоделирование, футбол дисеңме. Әти-әниләр моны хуплый иде.

Нияз белән без бер дә охшамаган. Мәсәлән, мин бар нәрсәне дә ашый алам, Нияз кеше ашаганны ашамый. Беренче тапкыр мин моңа гастрольләрдә йөри башлагач игътибар иттем. Аңа җиңел ризык кирәк, файдалы булсын. Макдоналдс бутербродлары ашамый ул. Нияз бертөрлелекне яратмый, аңа гел яңалык кирәк. Ул хыялый кеше, мин - юк.

Ә китаплар укыган юк. Мин тиктормас кеше, бер нәрсә турында озак уйлый алмыйм. Китап укыганда да, башта мең төрле уй туа - кайда барырга, бүген нинди эшләр эшлисе бар икән һ.б. Күптән түгел Нияз миңа психологик аудиокитаплар тыңларга бирде. Кызык алар, ләкин азрак тыңлагач, башка нәрсәләр турында уйлый башлыйм да дискның яртысы тыңланмыйча кала. Күптән түгел "Секрет" киносын карадым, шул ук психологик темага. Бик ошады. Ләкин 10 дустымның өчесе генә ул киноны аңлады,

"Эссе" өстендә булган бөтен эшне Нияз алып бара, җырлар иҗат итә, репертуарны барлый, оештыру эшләре белә шөгыльләнә. Ул булмаса, бәлки, безнең төркем булмас та иде. Кирәк чакта мин программалар, сценарийлар язам.

Акча ягына килгәндә, мин бөтен җирдә дә эшлим. Дуслар белән автосервис ачып җибәрдек, кызыклы эш, табышта китерә. Төрле иҗат эшләре белән дә шөгыльләнәм, мәсәлән, бер ай элек Фәрит Галиев белән "Эстрада китекләре" дигән яңа концерт оештырдык. Бу юмористик программа, күбрәк яшьләр һәм шәһәр кешеләре өчен ясалган проект. Еллар буена миндә җыелган идеяләр, уй-фикерләр анда чагылыш тапты. Мәсәлән, әллә кайчаннан Гөлназ Сәфәровага, Илфат Габдрахмановка, "Җырлыйк әле!" тапшыруына пародияләр ясарга теләгән идек, ясадык. Хәзер мин үземне зарядкасы беткән батарея кебек хис итәм. Әйтәсе сүзләр әйтелде, күрсәтәсе әйберләр күрсәтелде - хыялым чынга ашты.

Күңелемдә зур эз калдырган көнем бүгенгедәй хәтердә. Әти миңа беренче машинаны бүләк иткән көн. Ул "Ока" иде. Бу көн тормышымны үзгәртте, мин үземне мөстәкыйль итеп хис итә башладым. Баштарак әтидән бензинга, запчастькә акча сорый идем, соңыннан ул: "Улым, бу машина синеке, акчаны үзең эшләп тап!" - диде.- Җәяү йөрисе килми бит, шулай әкренләп күп нәрсәгә өйрәндем, күп һөнәрләр үзләштердем, акча да ала башладым.

Бүгенге көндә "Daewoo Nexia" машинасында йөрим. Машинада йөри генә башлагач, ГАИ хезмәткәрләреннән курыкканым һаман да хәтердә. Алар белән ничек сөйләшергә, үз хокукларыңны ничек якларга... Кагыйдәләрне бозмаска тырышам, шулай да бер тапкыр минем правамны алдылар - "кирпеч"кә үткән өчен. Юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына танып алалар. Бервакыт шулай мин, Нияз һәм Салават Миңнеханов Мамадышка киттек, барганда тәгәрмәч тишелде. Насос юк, нишләргә? Киттек ЮХИДИ хезмәткәрләре янына, алар безне танып алдылар, ярдәм иттеләр.

Алга таба да зур планнарым бар. Фильм төшерергә телим, аның сюжетын мин беренче курсларда укыганда ук уйлап чыгардым - ул реаль тормыш, дуслык, кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр турында булачак. Сәяхәт итәсем, үз өемдә яшисем килә...

Нургалиева Ләйсән, 8б