#22 2009 нче ел

1 июнь

Балаларны халыкара яклау көне.

2 июнь

Биюче, Татарстанның халык артисткасы Халисә Шәрәповага 60 яшь.

2 июнь

Композитор, пианист, педагог, Мари АССР, РСФСР һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мари АССРның Республика һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Анатолий Борисович Лупповка 80 яшь (1929)

2 июнь

100 ел элек Казанда Рус Швейцариясе территориясендә Халыкара күргәзмә ачыла (1909)

5 июнь

Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне.

5 июнь

График, сәнгать белгече, педагог, сәнгать белеме кандидаты Леонид Яковлевич Ельковичның тууына 90 ел (1919–2003)

5 июнь

Артист Фатин Габдулла улы Фәтхуллинның тууына 60 ел (1949–2006)

7 июнь

Нәкышьче, сынчы һәм монументаль бизәлеш рәссамы, агачка уеп рәсем ясаучы, Татарстанның халык рәссамы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әхсән Сәрим улы Фәтхетдиновка 70 яшь (1939)

10 июнь

Актер, Хезмәт Батыры Зәки Баязитскийның (Вәлиевнең) тууына 120 ел (1889–1957)

10 июнь

90 ел элек Буа район газетасы «Байрак» («Знамя, «Ялав») чыга башлый (1919)

12 июнь

Язучы Наилә Гарифҗан кызы Ахуновага 50 яшь (1959)

14 июнь

Шагыйрь Миргазиз Каюм улы Укмасиның (Зәбиревнең) тууына 125 ел (1884–1946)

16 июнь

Җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәйдәр Аббас улы Бигичевның тууына 60 ел (1949–1998)

17 июнь

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры ачылуга 70 ел (1939)

20 июнь

Китап басу остасы, нашир Иван Николаевич Харитоновның тууына 150 ел (1859–1954)

20 июнь

Язучы Павел Кузьмич Евгеньевның тууына 100 ел (1909–1972)

22 июнь

Хәтер һәм кайгы көне.

23 июнь

Халыкара Олимпия көне.

23 июнь

Офтальмолог, медицина фәннәре докторы, Казанда күз авырулары клиникасын оештыручы, Казан офтальмологлар фәнни мәктәбенә нигез салучы Емилиан Валентиевич Адамюкның тууына 170 ел (1839–1906)

25 июнь

Тәрҗемәче, язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям (Кыяметдин) Сәләхетдин улы Миңлебаевның тууына 80 ел (1929–2005)

25 июнь

Җырчы, ТАССРның халык артисты Наҗия Габдрахман кызы Теркуловага 80 яшь (1929)

ИЮЛЬ

4 июль

Театр рәссамы, нәкышьче Александр Сергеевич Иванцевның тууына 70 ел (1939–2006)

6 июль

Язучы, журналист, «Казанские ведомости» газетасының баш редакторы Венера Габдулла кызы Якуповага 50 яшь (1959)

15 июль

Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Мөҗип улы Мансуровка 60 яшь (1949)

16 июль

ТАССРның атказанган артисты (Минзәлә театры) Нәзифә Гайнетдин кызы Гайнетдинованың тууына 90 ел (1919-2000)

19 июль

Зоолог, язучы, табигать фәннәре докторы, профессор Николай Петрович Вагнерның тууына 180 ел (1829–1907)

20 июль

Жырчы, БАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 60 яшь (1949)

21 июль

Актриса, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмовага 70 яшь (1939)

22 июль

Татарстан китап нәшрияты оештырылуга 90 ел (1919)

22 июль

80 ел элек Зеленодольск шәһәрендә Идел буе фанера-мебель комбинаты ачыла (1929)

25 июль

Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырылуга 75 ел (1934)

26 июль

Актриса, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Валентина Михайловна Павлованың тууына 100 ел (1909–1978)

27 июль

Язучы, хокук белгече, Татарстанның атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиевкә 70 яшь (1939)

28 июль

Әдәбият белгече, текстолог, педагог Якуб Хәлил улы Агишевның тууына 110 ел (1899–1972)

30 июль

Җырчы, педагог, ТАССР, Каракалпак АССР һәм РФнең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Зилә Даян кызы Сөнгатуллинага 60 яшь (1949)

31 июль

«Идел» журналының беренче саны чыгуга 20 ел (1989)

АВГУСТ

1 август

Журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Время и деньги» газетасының баш редакторы Юрий Прокопьевич Алаевка 60 яшь (1949)

5 август

Әдәби тәнкыйтьче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрваз Мөхәммәдулла улы Миңнуллинның тууына 75 ел (1934–1994)

10 август

Актер, ТАССРның халык артисты Хәлил Зәки улы Мәхмүтовка 70 яшь (1939)

14 август

Шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (Сүнчәләев)нең тууына 120 ел (1889–1941). Кайбер чыганакларда 1888 елның 25 августы яисә 25 декабре дип бирелә

14 август

График, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Байназар Мостафа улы Әлминовның тууына 100 ел (1909–1976)

18 август

Шагыйрь һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты Газинур Васикъ улы Морат (Моратов)ка 50 яшь (1959)

20 август

Язучы Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин)га 60 яшь (1949)

22 август

Язучы, тәрҗемәче, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Яхъя Мөхәммәтгали улы Халитовка 80 яшь (1929)

25 август

Дин эшлеклесе, Россиянең Үзәк Европа төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Исмәгыйль улы Гайнетдингә (Гайнетдиновка) 50 яшь (1959)

28 август

Нәкышьче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Исмәгыйль Минтаһир улы Хәлилулловка 80 яшь (1929)

28 август

Рәссам Александр Петрович Леухинга 60 яшь (1949)

30 август

Скрипкачы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Вәли (Мөхәммәтвәли) Закир (Мөхәммәтзакир) улы Апанаевның тууына 120 ел (1889–1922)

30 август

Дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Фатих улы Моратовка 60 яшь (1949)

31 август

Рус язучысы Александр Николаевич Радищевның тууына 260 ел (1749–1802). Татар бәге Кунай нәселеннән. 2 тапкыр Казан губернасында була

Көн дә җимеш бирә

Бангладешның көньяк-көнчыгышындагы бер авылда бик тә үзенчәлекле агач үсә. Ул таң атканда чәчәк ата башлый да, кояш баеганда инде җимеш бирә. Бу хәл көн саен кабатлана. Халык телендә ханз (“көн саен чәчәк атучы”) дип йөртелүче 100 яшьлек әлеге агач үзенең йөземгә охшаган тәмле җимешләре белән ел дәвамында бөтен авылны туендырып тора. Бер генә нәрсә кызганыч: агачны үрчетеп булмый. Аның яшь ботакларын күчереп утыртып та, орлыгын чәчеп тә караганнар, ләкин ботаклар төпләнмәгән, ә орлыктан яңа үсемлек шытмаган.

Гыйләҗева А., 6а