#22 2009 нче ел

Хатирәләр...

Хатирәләр, хатирәләр, хатирәләр! Алар безгә 9 май бәйрәме алдыннан үзләрен искә төшерәләр. Әйе, тиздән Татарстан республикасы президенты М. Шәймиев боерыгы белән республикада Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы алырга хәзерлек башланды. Ул указда төрле чаралар үткәрелергә тиеш. Мәсәлән, сугышта катнашучыларны фатир белән тәэмин итү, аларга булышу һәм башкалар сугыш кайтавазы үзе турында белдереп тора. Сугыш вакытында хәзерге ветераннарга 16-18 яшь булган. Алар сугышның беренче көненнән үк, военкоматка барып, үзләре теләп сугышка киткән, кайберләре кечкенә булуларына да карамастан, тылда эшләгәннәр. Бүген мәктәпкә дә сугыш ветераннары килә. Алар белән очрашулар үткәрәбез, өйләренә барабыз, кирәк эшләрне эшлибез, концертларга чакырабыз. Без барган ветеран да Мөршидә Галиевна 15 яшьтән эш тормышын башлап җибәрә. Башта ул окоп казуда катнаша. Кышкы ачы суыкта, җиңел киемнәр белән генә эшләгәннәр (җылы киемнәр бирмәгәннәр, кемнең нәрсәсе бар шулай киенгән, кайберләре туңып үлеп калганнар) .Соңрак, шәфкать туташлары курсларын бетереп, сугыш кырына киткән. Анда яралы сугышчыларга булышкан. Яшь кыз бала авыр ирләрне күтәрә алмыйча интегеп беткән, булышучысы да булмаган, елый-елый, шул яралыларны госпитальгә сөйрәп китереп җиткергән. Аннан соң үзе дә яраланып, өйгә кайткан. Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен, орденнар белән бүләкләнгән. Әйе, сугышның бөтен авырлыгы хатын-кызлар, балалар , ирләр һәм картлар өстендә булган. Безнең халык, җиңүгә ышанычы зур булып, бөтен авырлыкны да җиңеп чыккан.

Бүген ветераннар саны азайганнан азая, картлык, сугыш яралары, тормыш авырлыклары үзләрен сиздерәләр. Безнең буын сугыш вакыйгаларын, ветераннар сөйләве буенча гына белә. Шуңа күрә без аларга булышырга, аларга ачык йөз күрсәтергә тиешбез. Безнең бурыч – истәлекләрне саклап калу.

6а сыйныфы укучылары