#23 2009 нче ел

“Без булдырабыз!” – бу сүзләрне Татарстан президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев телевидиниядән гел әйтеп тора. Чыннан да ничек соң ул? Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә, һәр эшен булдыра. Бәлки, бергә эшләгәнгә, “Без булдырабыз”дыр!

Мин үзем төрле түгәрәкләргә йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Минем тормышымда түгәрәкләр зур роль уйный.

Мин гел хәрәкәтләнергә яратам, шуңа күрә бию, волейбол тәгәрәкләренә йөрим. Түгәрәк җитәкчеләрем төрле ярышларда, конкурсларда кашташырга ала. Шул ук вакытта: “Бирешмәгез! Тырышыгыз!” – дип, үз сүзендә нык тора. Шуңа күрә “Мин булдырам!”, “Без булдырабыз!” дигән максат белән яшим.

Нуриева Алинә, 7б


Без гимназиядә бик күп нәрсәне булдырабыз: төрле китаплар укыйбыз, мәкаләләр, хикәяләр язабыз, матур-матур шигырьләр ятлыйбыз, төрле түгәрәкләргә дә йөрибез.

Без, 7б сыйныфы укучылары, футбол уйнарга да яратабыз. Төрле ярышларда катнашып, медальләр дә, кубоклар да алабыз. Безнең “Рубин” командасы “Лига чемпионын” ала.

Әйе, “Без булдырабыз!”

Исмәгыйлев Илнур, 7б


Без XXI гасыр балаларының төрле шөгыльләре бар. Безнең сыйныф кызлары бию, җыр, рәсем сәнгате түгәрекләрен кулай күрсә, ә егетләребез исә күбрәк футбол, хоккей, воллейбол уйнарга ярата. Үзләренең осталыкларын конкурсларда, ярышларда күрсәтә.

Безнең мәктәптә алган белемнәребез, түгәрәкләрдә өйрәнгән шөгыльләребез алдагы тормышыбызда бик кирәк. Шуңа күрә без булган вакытларыбызны бушка уздырырга яратмыйбыз, спорт белән шөгыльләнергә, файдалы үткәрергә тырышабыз.

“Без булдырабыз!” Бездән үрнәк алыгыз!

Равилова Алсу, 7б