#23 2009 нче ел

Артур Хафизов.

Бик тыйнак һәм тәрбияле егет. Тормышта үзенә нәрсә кирәген белә торган егет. Заманча егет булса да, интернетта утырырга һәм музыка тыңларга яратмый. Сугыш турындагы кинолар карарга, өй пилмәнен ашарга һәм фотога төшерергә ярата.

Ул 3 яшендә җырлый башлаган. Үскәч, беренче тапкыр “Эссе” төркеменең альбом презентациясендә чыгыш ясаган. Ул вакытта әле танылган җырчылар белән таныш булмаган. Шуңа күрә үзен бераз уңайсыз хис иткән. Дискотека вакытында чыгыш ясаганда алып баручылар хәтта игълан итәргә дә оныткан булганнар. Ә хәзер инде үзен башкача тота, күпләр белән аралаша, бигрәк тә Шәкүр, Илнур-Айрат, Булат Җиһаншин, Альбина белән дус. Җырларга килгәндә дә уңышлары бар – быел аның беренче альбомы чыкты. Ә анда нинди җырлар кергән дисезме? Төрлесе бар: ремикслар да, Пума, Булат Җиһаншин белән дуэтлар да бар. “Язмыш, диләр” дип аталган альбомында барлыгы 17 җыр. А Хафизов җырлып кына калмый, җырлар да яза. Беренче тапкыр ул җиденче сыйныфта укыганда көйләр яза башлаган. Беренчесе, “Кил үземә” дигәне, бер кызга гашыйк булгач язылган. Аннары инде беренче курста укыганда җитдирәк, “Сугышка китәм”, “Сүнгән йолдыз” җырларына көйне үзе язган. Ә буш вакытларында фото- һәм видеомонтаж ясарга ярата. Аның әтисе “Сөембикә” журналының фотохәбәрче булып эшли, кечкенәдән аның эшен карап үскән. Апасының туен да үзе монтажлаган.

Дөресен әйткәндә, Артур аның чын исемең түгел , мулла кушкан исеме – Сәйәр, ул сәяхәт итүче кеше дигәнне аңлата. Әти-әнием аңа шулай дәшә. Бу исемне 16 яшьтә кушканнар, шул вакыттан башлап тормышы да уңай якка үзгәргән.

Нургалиева Ләйсән, 9б