#23 2009 нче ел

Бакчадагы көзге эшләр.

Менә алтын көз җитте. Бакчада төрле- төрле яшелчәләр өлгерде: кишере, чөгендере, бәрәңгесе һәм башка җиләк-җимеше дисеңме – барысы да. Иренмичә вакытында җыеп ал гына. Ә бәрәңгеләрне, чөгендерне, кишерне алганнан соң, кышкыга дип, без базга салабыз. Аннары бакчаны яфраклардан чистартып, казып, ашламалар сибеп калдырабыз. Икенче елга да без анда яшелчә утыртачакбыз.

Нәрсә өчен, кирәк соң ул яшелчәләр? - дигән сорау туа миндә. Әлбәттә, безнең организм өчен файдалы витаминнар алар. Суган һәм шалкан салкын тиюдән саклый. Чөгендер кан өчен әйбәт. Менә шундый файдалы яшелчәләрне үзебез өчен карап, кадерләп үстерергә кирәк тә инде. Чыннан да менә нинди ел фасылы ул - көз. Бөтен муллыгы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итә ул: табигатьне сары төскә күмә, агачлардан яфраклар коела. Юкка гына көзне алтын, димиләр. Көз көне көннәр кыскара, төннәр озыная. Салкын җил исә, көннәр тиз караңгылана. Көз җиткәнен сиздереп, яңгырлар ява башлый. Кошлар, төркем-төркем булып, җылы якларга очып китәләр.

Нуруллина Ләйсән, 5а


Бакчада көзге эшләр.

Бөтен җирне сарылыкка күмеп, табигатькә алтын көз килде. Көннәр салкыная һәм кыскара башладылар. Әле күптән түгел генә ямь-яшел булып утырган агачлар сары яфракларын моңсу гына җиргә коялар.

Тик шулай да яратам мин көз айларын. Ник дисезме? Чөнки көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә. Кояшлы матур көннәрдә ,яңгырга тидермичә җыеп алырга да кирәк бит әле аларны. Белгәнебезчә, бакчада көзен эш бик күп.

Иң беренче бәрәңге, суган, сарымсак уңышлары җыелып алына һәм кышка сакларга урнаштырыла. Кишер, чөгендер, кәбестә үз вакытларын көтеп, сабыр гына көзге кояшка кызыналар. Тиздән аларны җыеп алыр вакыт җитә инде.

Яшелчәләрдән бушаган урыннарны, чүп үләннәреннән арындырып, китмәнләп, язга әзерләп куярга кирәк. Шулай ук җиләк-җимеш агачларын да кышка әзерләү вакыты җитә. Алмагач кәүсәләрен агартып, карлыган, кура куакларын кар басып сындырмасын өчен бәйләп калдыру сорала. Шулай булганда гына, икенче ел уңышы да әйбәт булачак.

Җамалиев Нияз, 5а


Алтын көз

Менә алтын көз дә килеп җитте. Көз айлары үзенең мул уңышы, алтынсу-сары яфраклары, салкынча көннәре белән безгә таныш.

Көзнең иң беренче көннәрендә без яраткан мәктәпләребезгә барабыз. Яңа уку елын башлыйбыз. Көзен шулай ук бакчалардагы уңышларны җыеп алабыз, кышка әзерләнәбез.

Көзге урманда миңа бигрәк тә ошый. Анда әле мин бер атна элек кенә булдым. Андагы алтынсу яфраклар күбәләк кебек, тирбәлә-тирбәлә, агачлардан әкрен генә җиргә коелалар. Алардан җирдә гүя сары келәм хасил була. Урман тып-тын. Анда инде җәйге көндәге кебек кошлар сайрамый. Алар инде күбесе җылы якларга очып киткәннәр, ә кайберләре очарга әзерләнә. Безнең белән суык кышка бары тик чыпчыклар, ала каргалар, песнәкләр, кызылтүшләр һәм чәүкәләр генә кала.

Көзге көннәр яңгырлы, салкын җилле, моңсу булсалар да, без аны бик яратабыз.

Табигать - ул һәрвакытта да матур, сокландыргыч һәм гүзәл!

Көзге җил “усал”,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да,
Куркытмый безне
Һичбер суык, җил.

Таһирова Динә, 5а


Алтын көз

Сентябрь аеннан көз башлана. Күк йөзе куе зәңгәр төскә керә. Кояш соңрак чыга, иртәрәк бата. Көннәр кыскара, төннәр озая. Сентябрь аенда яңгырлар да күбрәк ява. Шулай да бу айда кояшлы, җылы көннәр дә күп була. Үләннәр, чәчәкләр корый, аларның орлыклары коела. Җил ул орлыкларны төрле якларга тарата.

Урмандагы агачлар көзнең килүен хәбәр итеп саргаялар: ак каеннар, юкәләр алтын кием кия, миләш һәм шомырт агачлары кып-кызылга манчыла, усаклар кызгылт-сарыга буяла. Бары тик чыршы белән нарат кына яшел көе кала. Агачларның яфраклары коела башлый. Шулай итеп, алар кышка әзерләнәләр, тамырларын ныгыталар. Тыныч йоклагыз, агачлар! Киләсе шаулы язларда шатланып очрашырга язсын!

Габделхакова Динә, 5а