#23 2009 нче ел




Урамнарда шау-шу тынып калган.
Агачларны сары сагыш сарган,
Миләшләрнең күзе ник кызарган –
Болытларга басып, көз сүз алган.









Мәкаләмне яза башлар алдыннан, барлык укытучыларны, укучыларны яңа уку елы белән котлыйсым килә. Сезнең уңышларга ирешүегезне һәм һәрвакытта да кояшлы көн шикелле балкып торуыгызны телим! Урамда көзнең беренче яфраклары күренә, һава торышы искиткеч матур! Сентябрьнең җылы кояшы кыздыра, кәефләр күтәренке, көннәр якты бит. Шул кәеф ритмында безнең гимназия дә укырга кереште. Яңа уку китаплары, чиста идәннәр, гөлләр белән нурланган тәрәзәләр! Бары укы гына!

Быел мәктәбебезнең 1 нче сыйныфларына 62 укучы керде. Беренче сентябрь, гадәттәгечә, линейкадан башланды. Төрле төсләргә күмелгән чәчәкләр белән пөхтә формалардан басып торучы укучылар бәйрәм кәефе тудыра.

Ай ахырына якынлаша. Урамдагы көзге табигать үзенекен ала. Алтын төстәге яфраклар юлларга келәм булып ятканнар. Шул вакытта ук безнең гимназиядә эш кайный. Мәктәп укытучылары һәм укучылары якынлашып килүче өлкәннәр көненә һәм укытучылар бәйрәменә әзерләнәләр. Икенче катта берсеннән-берсе матур һәм күңел җылылыгы белән эшләнгән стенгазеталар, плакатлар эленеп тора. Укучылар, якындагы яраткан дәү әти һәм дәү әниләрегезне өлкәннәр көне белән котларга онытмагыз. Алар бит – безнең иң кадерле һәм хөрмәткә лаек кешеләребезнең берсе.

Мингазова Айнур, 9 А.