#23 2009 нче ел

Нинди һөнәр сайларга?

Һөнәрләр, һөнәрләр.. Әйе бүгенге көндә һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш кил¬гән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була.

Без киләчәкне матур, ямьле итеп күрә алырга тиешбез, моның өчен үзебезне кызыксындырган һәм безгә ошаган һөнәрне сайлап алырга кирәк. Без нинди генә чорда яшәсәк тә, на¬муслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак ка¬гар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыктан курыкмаска, үзебез сайлаган һөнәрне яраткан чакта гына, без бәхетле була алабыз.

Бүгенге көн хезмәт базарына күз салсак, анда нинди генә белгечлекләр юк! Тормыш алга барган саен, аларның төреләре дә һаман арта бара. Шуңа күрә укучыларны: “Һөнәрнең кайсын сайласак отышлырак була?”- дигән бер сорау борчый. Элегрәк популяр белгечлекләр – юриспруденция белән икътисад булса, ә бүгенгесе көндә яңа юнәлештәге югары уку йортлары, төрле факультетлар ачыла. Шуңа күрә замана белән бергә атларга, югалып калмаска кирәк.

Минем фикеремчә, киләчәктә табиблар, компьютер программистлары, биологлар, органик продуктлар җитештерүчеләр шулай ук инглиз, француз, немец телен белүче хезмәткәрләр кирәк булачак дип уйлыйм.

Нуриева Алина, 8б


Кешене хезмәт бизи

Һөнәр кием түгел. Ошамаса, аны еш алмаштырып булмый. Син эшне дә сайлауга җитди карарга тиеш. Үзеңә туры килгән эш тапсаң, укырга керүне бераз кичектереп торырга да мөмкин. Әти-әниеңнең акчасына гына яшәп булмый. Үзеңне үзең ашатыр өчен, бик тырышып укырга һәм эшләргә кирәк.

Мин кечкенәдән табиб буласым килә. Табиб ул бөтен кешегә ярдәм итә, дәвалый.

Табиблар бик күп була: педиатр, психолог, теш табибы, терапевт, формоцефт һ.б. Минем формацефт ул бөтен даруларны белә. Кешегә кирәкле даруны алырга булыша. Бу да кешегә кечкенә генә ярдәм күрсәтү дигән сүз.

Менә минем иң зур хыялым. Зур үскәч, мин, һичшиксез, табиб булам.

Айнулова Гөлназ, 7а


Хезмәт төбе сары-алтын. Бу мәкальнең асылында нинди мәгънә ята соң? Һәр кешенең үз һөнәре, үз эше була. Тырышып эшләгән кешенең хезмәтен дә югары бәяләргә була. Менә шуңа да инде тырышып эшләгәннең өстәле мул булыр.

Кеше үзен хезмәтендә яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш. Тәртипле, бер сүзле, башкаларга ихтирамлы һәм башкаларны сыйфатларга хас булырга тиеш. Шул очракта гына кешенең хезмәтенә дөрес бәя биреп була.

Әгәрдә эш сөймичә, ялкауланып ятсаң, бер телем ипигә дә тилмереп яшәвең бар. Эшләмәгән – ашамый. Бу мәкальдә нәкъ ялкаулар турында бара.

Ә иң мөһиме: хезмәт туры юлдан, алдаусыз җиренә җиткереп эшләгән булырга тиеш.

Хөрмәт сөйсәң – хезмәт сөй.

Гыйлаҗева Айгөл, 7а


Дөрестән дә, кешене хезмәт бизи. Кеше эшләсә, аңа яхшырак. Чөнки ул хезмәт итсә, киләчәктә зур уңышлар көтә. Башкалар аны мактарлар, үзенә акча эшләп, төрле товарлар, азык-төлек алыр. Мәктәптә генә түгел, эштә дә белем алырга мөмкин.

Ялкауларга килсәк, ни әйтеп була? ялкау кешеләргә киләчәктә бик авыр була.

Ялкаулар турында хикәяләр, шигырьләр, мәкальләр дә бар. Мәсәлән, “Ике ялкау” хикәясе. Мәкальләр дә әйтеп китәм: “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Калган эшкә кар ява”, “Эше барның – ашы бар”, “Эш – кешенең көзгесе”, “Тирләп эшләсәң, тирләп ашарсың”.

Гәрәфиева Фәридә,7а