#23 2009 нче ел

Универсиадага әзерлек

* 2013 елга Казанда 48 спорт объекты һәм корылмасы эшләячәк. Башкалада хәзер 45 мең урынга исәпләнгән яңа стадион, 15 корт мәйданчы булган Теннис академиясе, 10 мең спортчы һәм 1 мең персонал яшәрлек Универсиада авылы, Су спорты төрләре сарае төзелә.

* Казандагы Универсиада авылы Кабан күле буенда төзеләчәк һәм барлыгы 35 га мәйданны биләячәк. Анда 300 мең квадрат метрда фатирлар булдырылачак, шулай ук медицина үзәге, күнегүләр базасы, акваүзәк, мәдәни-күңел ачу комплексы, мәгълүмәт үзәге урнашачак.

* Казан Универсиадасында кимендә 170 илдән 12 меңгә якын спортчы студент катнашачак.


Истәлекле даталар

01.10 - Өлкәннәр көне.

01.10 - Халыкара музыка көне.

05.10 – Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Искәндәр Рәфыйковка 80 яшь.

05.10 - Укытучылар көне.

07.10 – Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 60 яшь.

07.10 - Язучы, педагог Әлфәт Закирҗановка 50 яшь.

11.10 – Шагыйрә Фирдәвес Әһлиуллинага 55 яшь.

11.10 - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.

12.10 – Хәтер көне.

12.10 – Тел белгече, профессор Равия Абдуллинага 60 яшь.

16.10 – Виолончелист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Альберт Әсәдуллинга 60 яшь.

17.10 – Шагыйрь Әхмәт Саттаровка 70 яшь.

24.10 – Халыкара Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне.

25.10 – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне.

28.10 – Актер, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гали Надрюковның тууына 100 ел.

28.10 – Баянчы, композитор Марс Макаровка 70 яшь.

30.10 – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

31.10 – 75 ел элек Казан курчак театры оештырылды.

Гарифуллина Д. 5а