#23 2009 нче ел

01.09.2009 ХӘТЕР КӨНЕ

Мин ант иттем, җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,...




1941 елның 22 нче июнендә Германия, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына һөҗүм итә. Вермахт белән бергә сугыш хәрәкәтендә Венгрия, Италия, Румыния һәм Финляндиянең кораллы көчләре катнаша. Совет халкы өчен Бөек Ватан сугышы башлана, ул шунда ук җирдә яшәүче барлык халыклар язмышын утка салган Икенче бөтендөнья сугышының состав өлешенә әверелә. 1996 елның 8 нче июненнән Россия президенты Указы буенча бу көн Хәтер көне дип игълан ителә. “Бу көнне барлык үлгәннәрне: фашист тоткынында иза чигүчеләр, тылда ачтан вафат булучылар искә алына. Үз гомерен кобан иткәннәрне без күңел түрендә саклыйбыз. Соңгы мәгълүматларга караганда, 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында якынча 26,6 млн. кеше вафат.

Россия һәм бөтендөньяның сынмас-сыгылмас бөркетләре Брест крепостен, Ленинград һәм Сталинградны , Киев һәм Минскны, Одесса һәм Севастопольне, Новороссийск һәм Керчи, Туланы, Смоленск һәм Мурманскны яклаганда зур көч күрсәттеләр. Бу шәһәрләр – герой-шәһәрләр.

Киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен биргәннәрне без һәрвакыт истә тотабыз. Менә шуңа күрә һәр 1 нче сентябрь көнне гимназия музеенда гражданлык дәресләре үткәрелә.


01.09.2009 БЕЛЕМ КӨНЕ

Алтын-сары яфрак белән
Бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга
Өндәде безне.

Белем көне бәйрәме СССРның Югары Советы учреждениесе тарафыннан 1984 нче елның 1 нче сентябрендә кабул ителә.

Әйе, балалар мәктәпкә, матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына, ул бәхетле булачак. Аңа шул үрләрне яулауда, әлбәттә, укытучы ярдәмгә килә.

Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе дә күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында - портфель, икенчесендә - чәчәкләр. Күңелендә - бәйрәм.

Традицион рәвештә гимназиядә тантаналы линейка, җыелыш үткәрелде. Аеруча беренче сыйныф укучыларын җылы каршы алдылар.


02.09.2009 КАЮМ НАСЫЙРИНЫ ИСКӘ АЛУ КӨНЕ

К.Насыйри - XIX -XX йөзләрдә яшь татар интеллигенциясе - Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Камал һәм башкалар өчен остаз. Ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать һ. б.) өлкәсендә 40 тан артык әсәр биргән галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри бөтен тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады, татар халкының аң-белемен күтәрү, агарту юлында гаять әһәмиятле эшләр башкарды.

Оптимист табигатьле Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр гыйльми эшләрен, киң колачлы иҗат хезмәтен дәвам иттергән. Ул 1902 елның 20 августында (2 сентябрьдә) 77 яшендә Казанда үлгән. Ул “Мөхәммәдия” шәкертләре тарафыннан Яңа бистә зиратына күмелә. Ел саен 2 нче сентябрь көнне сәгать 12.00 1 нче татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары К.Насыйри кабере янына җыела: кабер өстен чистарталар, чәчәкләр куялар, дога кылалар.


04.09.2009 «ИГЪТИБАР, СВЕТОФОР!»

Беренче сентябрь көнне укучылар мәктәпкә килделәр. Яңа уку елы башланды. Балалар җәйге тормыш ыгы-зыгысыннан арынмаган әле. Күпләр үзләренең җәйге каникулларын юл хәрәкәте аз булган авылларда, бистәләрдә уздырдылар. Хәзер барлык өлкәннәргә: ата-аналарга, мөгаллимнәргә юл йөрү кагыйдәләренә зур игътибар бирергә кирәк. Бүген гимназиябездә 1 нче сыйныфлар өчен “Игътибар, Светофор!” акциясе башланды. Бу укучылар арасында юл транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан эшләнә.


29.09.2009 ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БЕЗНЕ ОНЫТМЫЙЛАР

Без чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурланабыз. Ниезов Нияз каратэ буенча Бөтенроссия ярышында (XVIII Чемпионат и первенство России) Федерация каратэ Вадо-кай призына кумитэ программасы буенча 55 кг 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды.

Нияз гимназиядә каратэ түгәрәге алып бара.