#23 2009 нче ел




Сентябрь, сентябрь
Килеп тә җитте,
Кунак түгел, хуҗа булып
Түрләргә үтте.
Аллы- гөлле букет кулларымда,
Остазыма бүләк итәргә.
Ә ул безгә мәңге шиңми торган
Гөл орлыгын бирер чәчәргә.



Ниһаять, үзенең алтын төсле яфраклары, моңсу яңгырлары белән сентябрь ае да килеп җитте. Сентябрь- безнең өчен көзнең беренче ае да, җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә бай вакыт та. Шул ук вакытта сентябрь- уку елын башлаучы ай да. Барыбызга да мәгълүм булганча, 1 нче сентябрь – белем бәйрәме. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Ничек шулай булмасын!? Белем иле юлыннан беренче адымнарын ясый бит балалар, киләчәкләренә юл яралар! Алар матур итеп киенгәннәр: кулларында портфель һәм чәчәкләр бәйләме. Күңелләрендә мәңге онытылмаслык бәйрәм. Ел саен бу көнне барлык мәктәп ишекләре укучылар өчен ачыла. Әлеге ишекләрнең ачылуын зарыгып көтеп алучы, беренче укытучылары белән танышучы – 1 нче сыйныф укучыларыннан күбрәк сөенүче кеше юктыр, мөгаен.

Безнең гимназиябез әлеге уку елында 1 нче сыйныфка 64 укучы кабул итте. Балалар дус, тату өч сыйныфка бүленделәр. 1”А” сыйныфы коипьютер технологияләре юнәлешендә өстәмә белем алса, 1”В” сыйныфы укучылары үзләрен спорт ярдәмендә чыныктыралар, ә 1”Б” сыйныфындагылар исә “Школа 2000-2100” программасы буенча тирәнтен белем ала. Менә шулай, төрле яктан үсүче, замана белән бергә атлаучы ул безнең берләребез! Уңышлар сезгә нәниләр! ФОТО

2 нче сентябрь Каюм Насыйрины искә алу көнне. Ул ярты гасыр буена түземле һәм нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать һ. б.) өлкәсендә 40 тан артык әсәр биргән галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри бөтен тормышын, әдәби талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган, татар халкының аң-белемен күтәрүгә гаять әһәмиятле эшләр башкарган.

Ел саен бу көнне сәгать 12.00 1 нче татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары К.Насыйри кабере янына җыела: кабер өстен чистарталар, чәчәкләр куялар, дога кылалар. ФОТО

8.09. дә мәктәпнең үзидарә утырышы булып узды. Беренче булып үзидарәгә яңа президент, ә аннан соң коллегияләр һәм аларда булачак укучылар сайланды. Шушы айга булачак планнар турында сүз алып барылды. Үзидарә җитәкчеләре тарафыннан интеллектуаль марафон оештырылды. Марафон 5-7, 8-11 нче сыйныфлар арасында үткәрелә. Анда атна саен билгеләнгән бер темага сораулар бирелә, укучылар һәр җомгага кадәр, күрсәтелгән адрес буенча, үзләренең дөрес җавапларын җибәрергә тиеш. Шулай итеп, иң күп балл җыйган сыйныф бүләкләнәчәк. Интеллектуаль марафонда катнашкан һәр сыйныфка да уңышлар телибез! Активрак булыгыз!

Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Гимназия укучылары юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белсен өчен, сентябрь аен “Юл йөрү кагыйдәләре” айлыгы дип игълан иттеләр. Һәр ел саен безнең гимназиягә инспекторлар килеп, укучылар белән әңгәмә үткәрде. Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, төрле юл һәлакәтләре булырга мөмкин, ә иң аянычы: кешеләр имгәнә, үлә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүче генә түгел, җәяүле дә яхшы белергә тиеш, чөнки еш кына алар гаебе белән юлларда төрле фаҗигаләр була. Күбебез машинаның җилдертеп килүен күрсә дә , юлны аркылы чыгарга ашыгабыз, янәсе шәп йөгерәбез, өлгерербез дип уйлыйбыз. Ләкин нык ялгышабыз, нихәтле генә яхшы чапсак та , машина барыбер тизрәк йөри. Моны һәрберебез дә истә тотыйк, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл итик!

Куркыныч борылышларны
Үтегез исән –имин.
Хәерле сәгатьтә булсын,
Хәвефсез юллар телим.



Башлангыч сыйныф укытучысы
Эльвира Наилевна Әхмәдуллина