#23 2009 нче ел

Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек...

Изгелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, мәгънәсенә тирәнрәк төшенә бара. “Изгелек ит тә диңгезгә сал: балык белер, балык белмәсә, халык белер”, - дигән мәкальне искә төшә.

Шул исәптән безнең гимназиядә дә бу уку елында шактый хәйрия эшләре башкарылды. Өлкәннәр көненә Зур концерт, беренче катта урташтырылган әрҗә, укучыларыбыз тарафыннан җыелган уенчыклар, сыйныф сәгатьләре - болар барысы да - моның ачык мисалы.

Изгелек турында бөек кешеләрнең әйткән сүзләре, халык мәкальләрен дә мисал итеп китерәсем килә .

Бу мәкальләрдә тормышның һәртөрле җил-давыллары эчендә, безне кайгырткан өлкән һәм борынгы киңәшчебез; дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, безгә дә аны ничек танырга өйрәткән өлкән агабыз; безне хатага төшүдән алдан кисәтүче күрәзәбез; хатага төшсәң, ачы, туры иттереп, ләкин шул ук вакытта гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче; көнкүрештә һәртөрле мөнәсәбәтләрдә безгә булышчы иптәшебез; юлда ышанычлы юлдашыбыз; киңәшен, белем-тәҗрибәсен чын күңелдән гүзәл мисаллар һәм матур тел белән әйтүче хикмәтле шагыйребез; безне дә үзе кебек дөньядан алданмыйча, озак һәм сәламәт яшәргә, ничек бәхет-моратка ирешергә, үзе кебек яши белергә чакырган безнең күп гомерле һәм кара акылга бай картыбыз; гомумхалык карашы, уртак акыл. Ул дәлил булып та, хөкем булып та, кисәтүче яки гыйбрәт булып та, дөрес һәм гадел якны табарга, безне тоткарлыктан чыгарырга тырыша.

* ...Кардәшеңә ачык йөз белән юлыгуың һәм су алырга килүче кардәшеңнең чиләгенә су салуың да изгелек.

Р.Фәхретдинов


* Яхшылык – кичерә белү һәм үзеңә карата начарлык эшләгән кешегә дә киң күңеллелек күрсәтә алу сәләте.

Ф.Достоевский


* Яхшылык безнең тормышның мәңгелек, бөек максаты.

Л.Толстой


* Игелекле – сораганнан күбрәкне эшли, акыллы боларны сораганчы эшли.

А. Брейтер

* Яшхылык барлык кешеләр дә су ала торган зур елгага охшаш.

Э.Золя


* Яхшы күңелле кеше кояшка тиң. В.Гюго

* Яхшылык эшләү – үз-үзеңә һәйкәл кую.

А.Лаврухин


* Кеше никадәр игелеклерәк һәм акыллырак булса, ул башкаларда да яхшы якларны шулкадәр күбрәк күрә.

Ф. Честерфильд


* Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек.


* Изгелек ул – беркайчан да тузмый торган хәзинә.


* Акыллы кеше башкаларга иткән ярдәме белән мактанмас.


* Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья.


* Игелек итә алмасаң, яманлык кылма.


* Игелекле эшнең иртәсе – киче юк.


* Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.


* Кешегә изгелек итсәң, үзеңә булышасың.


* -Яхшы кеше кая барасың? – Кешегә булышырга.

  -Яман кеше кая барасың? – Кешеләрне борчырга.


* Шәфкатьлелек бизи кешене.


* Изге булу – изге эш.


* Изгелек иткән юлда калмас.


* Изге кеше Идел кичкән.


* Яхшылык кылган аш җыйган.


* Яхшы сүз шәфкатьле гамәлгә тиң.


* Яхшылыкның хакы чыга.


* Яхшылыкның юлы җиде.


* Җылы сүз – җан азыгы,

  Яман сүз – баш казыгы.


* Кечегә шәфкать ит,

  Олыга хөрмәт ит.



Нуруллина Ләйсән,
Таһирова Динә, 5а