#23 2009 нче ел

Шәфталу(персик)

Шәфталу аскорбин кислотасына, аксымга һәм микроэлементларга бай булуы белән файдалы. Ул аппетитны ача, ашаган ризык үзләштерелүгә булыша, диабет белән авыручыларның хәлен җиңеләйтә, йокысызлыктан интеккәндә, ярсыганда ярдәм итә.

Дәвалану максатында җимешнең теләсә кайсы өлеше кулланыла. Мәсәлән, кипкән яшел шәфталу тирләүчәнлекне бетерә. Ул бәвел куыгындагы ташларны кудыру сәләтенә ия.

Ләкин шуны белү зарур: шәфталуда цианид дигән агулы матдә бар. Чама хисен онытып, җимешне күбрәк ашап ташласаң, көзән җыеру авыруы башланырга мөмкин. Бу уңайдан җимешнең төше аеруча куркыныч.


Көнбагыш

Көнбагыш бик файдалы продукт. Ул – атеросклероз, миокард ин¬фаркты һәм башка төрле йөрәк-кан тамырлары системасы чирләрен профилактикалаучы чара буларак билгеле. Шулай ук бавыр һәм үт юллары авырулары вакытында да ярдәм итә.

Көнбагыш төше тән тиресенең сыгылмалылыгын тәэмин итүче һәм ашказаны әчелеге балансын саклаучы витаминнарга бай. Бу продуктта үсемлек майлары гына түгел, ә майларны эреткеч А, В6, Д, Е витаминнары, тимер, тиамин, магний, бакыр, цинк, калий микроэлементлары күп. Көнбагыш ашау кеше организмын витаминнар белән баетып кына калмый, нерв¬ларны да тынычландыра.

Ярты стакан көнбагыш организмны Е витаминына булган тәүлеклек норма белән тәэмин итә. Йөрәк мускулларын ныгытучы магний микроэлементы көнбагышта бөртекле ашлыктагыга караганда да күбрәк. Витаминнар җиләк-җимешләрдә дә бар. Ләкин башкалардан аермалы буларак, көнбагыш, кыш буе саклаганда да файдалы үзлеген югалтмый. Аны әйләнә-тирә¬дәге тәэсирләрдән кабыгы саклап тора. Көнбагышны салатларга кушып та, чикләвекләр белән катнашмалар ясап та, камыр ризыкларына салып та кулланырга була.


Тут агачы (шелковица)

Бу үсемлек матдәләр алмашын яхшырта, ашказаны һәм эчәклек авыруларын дәвалый.

Җимеше кан ясалуга булыша, матдәләр алмашын яхшырта, эчне йомшарта, тир һәм бәвел бүленүгә, антисептик һәм ялкынсынуларга каршы көрәшү үзлекләренә ия. Өлгереп җитмәгән җимеш сусауны баса. Агачның кайрысы җәрәхәтне төзәтергә, ә яфраклары тән температурасын төшерергә сәләтле.


Тукранбаш йөрәкне ныгыта.

Озак еллар баш авыртудан интектем. Башның, колакның шаулавы тормышның ямен ала иде . Ниһаять, савыгырга ярдәм таптым . Ул - кыр тукранбашыннан ясалган төнәтмә. Әлеге төнәтмә йөрәктәге ишемия авырулары, атеросколероз вакытында бик файдалы. Аны ясау авыр түгел.


Роза

Роза искиткеч гүзәл чәчәк. Аның хуш исе нервларны тынычландыра, стрессны бетерә. Төнәтмәсе бит тиресен сафландыра, йомшарта.

Роза яфраклары күз төбендәге шешне бетерә. Аның өчен марлядан тегелгән кечкенә капчыкларга кипкән чәчәк таҗларын тутыралар һәм кайнар суга салалар. Аннан күз кабагына куялар.


Сары мәтрүшкә

Сары мәтрүшкә препаратлары дезинфекцияләү, ялкынсынуга каршы һәм бөрештергеч үзлекләргә ия. Алар¬ны ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан, кискен һәм хроник колитлардан эчәләр. Сары мәтрүшкәне икенче һәм өченче дәрәҗә пешүләр¬дән, стоматологиядә гингвитлардан һәм стоматитлардан файдаланалар, төнәтмәсен озак төзәлә торган яраларга сөртәләр.

Нарат җиләге

Нарат җиләге сентябрь аенда өлгерә. Аны кырау төшкәнче җыялар.Үсемлекнең җиләге генә түгел, яфраклары да файдалы. Аның составында арбутин, флавоноид, иләүче матдәләр, А провитамины аскорбин кислотасы, органик кислоталар, шикәр, С витамины бар. Ул бәвел кудыру, ялкынсынуларга каршы көрәшү, бөердәге һәм үт куындагы ташларны эретү үзлегенә ия. Шуңа да аны бөер һәм үт ташы сырхаулары, ревматизм авырулары вакытында дәвалану максатында кулланалар.


Нуруллина Л, Зәйнуллина Д.,
Ганиева Л, Фазылҗанова И., 5а