#25 2009 нче ел

Без булдырабыз!

Яңа технологияләр белән
Белем үрләрен яулыйм.
Игелекле белем аша
Киләчәкемне барлыйм.

Мин бу язмамда 29 нчы октябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы мәктәпләре арасында уздырылган “Татар егете- 2009” бәйгесендә катнашуым хакында язып үтәсем килә.

Иң элек, бу тәкъдим миңа ясалгач, билгеле инде, икеләнеп тә калдым. Ышаныч белән бу вазифаны миңа йөклиләр икән, димәк, эшкә алынырга. Вакыт арасы шактый кыска булганлыктан, барысына да өлгерәсе, ә үзеңне төрле яктан сынауны күздә тотып, зур тырышлыклар таләп ителәсен сизеп, тагын да борчыласың.

Минем белән җитәкчеләрем – Хөснетдинова Эльмира Рөмтәмовна, Рамазанова Чулпан Рәҗәповна бик теләп һәм тырышып шөгыльләнделәр. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен.

Менә ул дулкынландыргыч көн килеп тә җитте. Без барыбыз да бәйге узасы бинага җыелдык. Озак та үтми, алып баручы конкурны ачык дип игълан итте, жюри әгъзалары белән таныштырды. Ә аннан безне тантаналы рәвештә сәхнәгә чакырдылар. Барыбыз да дулкынлана. Кем нинди сан астында чыгыш ясаячак, шул тәртиптә тезелеп бастык. 10 егет катнаша, мин 8 нче сан астында чыгыш ясаячакмын.

Зал тамашачылар белән тулы. Һәр сан астында чыгыш ясаучының үз тамашачысы, үз яклаучысы. Алар арасыннан тиз генә үземнең сыйныфташларымны, мәктәп директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовнаны, сыйныф җитәкчем Мөбәрәкшина Флера Шамилевнаны, җитәкчеләремне барладым. Һәм шул вакытта карашларым – дөньяда иң якын кешем булган Әниемә барып тоташты. Күңелемнән тагын да ниндидер аңлатып булмаслык җылы, якты хисләр белән бергә зур җаваплылык, горурлык кичердем. “Сынатмаска!” – дигән девизны күздә тотып, эшкә керештек.

Бәйгенең беренче һәм төп өлеше булып – үзеңне тамашачыга тәкъдим итү, үзең белән таныштыру тора.

“Сәхнәгә 8 нче номер астында чыгыш ясаучы егетебезне чакырабыз”, - дигәч, беренче адым, беренче сынау башланды. Үземне кулга алып, әкрен генә сәхнәгә юнәлдем. Залда утыручы дусларым зур алкышлар белән каршы алдылар.

Башкалабыз Казанның
Яңа Бистә ягында
Туып үскән егет мин
1 нче татар гимназиясеннән
Марсель Зиннәтуллин мин, -

дип башлап, чыгышымны дәвам иттем.

Чыгышым дусларыма гына түгел, жюри әгъзаларына да ошады.

Бәйге дәвам итә. Икенче өлеш зирәклек, тапкырлык буенча барлык сорауларга да дөрес һәм кыска итеп җавап бардым. Өченче өлеше парлы вальс. Аны сыйныфташым Әхмәтҗанова Диләнур белән уңышлы гына башкардык. Соңгы өлештә үзеңне физик яктан сынау булды.

Шулай итеп, бәйгебез ахырына якынлашты. Жюри әгъзаларына сүз бирелгәч, төрле мәктәпләрдән килгән үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыны сокландырдылар.

Һәм ниһаять, бәйгегә нәтиҗә ясала, җиңүчене билгеләү, бүләкләү өлеше. Соңгы сүз жюридан. Зал көчле алкышлардан шаулап торды.

Мин бу бәйгедә Казан шәһәре Вахитов районы мәгариф бүлеге тарафыннан төп номинацияләрнең берсе булган “Нәфис сүз” номинациясендә диплом белән бүләкләндем. Көчле алкышлар, плакатлар белән дусларым каршы алдылар, котладылар.

Бәйге тәмам. Без барыбыз да чын күңелебездән зур канәгатьләнү хисе белән таралыштык.

Бу вакыйга минем тормышымда эзсез генә калмас. Беренчедән, ул мине тагын да тапкырлыкта, зирәклектә сынаса, ә икенчедән, мин үзем өчен, белем алган гимназиям өчен төрле яктан сыналып, ниндидер җитдилеккә, батырлыкка бер адым ясау белән тиңләдем. Моның белән мин чиксез горурланам һәм үземә белем биргән укытучыларыма, әти-әниемә зур рәхмәтемне белдерәм.

Зиннәтуллин Марсель,11б