#25 2009 нче ел

Изгелек кыл!

Халикова Ализә рәсеме, 5а


Җир йөзендә бөтен кеше яхшылык эшләргә, өлкәннәрне олысын-кечесен хөрмәт итәргә тиеш дип уйлыйм. Без барыбыз да әйбәт, юмарт булып туабыз, ә олыгая барган саен, үзебезнең тормыш юлын сайлыйбыз. Арабыздагы хәзерге көндә, кызганыч, тәрбиясез кешеләр ешрак очрый. Алар үзләренең бу сыйфатларга ия булгач, яхшылык эшләргә тиеш түгел дип уйлыйлар, ахрысы. Юк шул, дөрес түгел! Хәзерге заманда ятим балаларга, өлкән ялгыз кешеләргә безнең ярдәмебез бик кирәк. Шулай ук табигатебезгә, җәнлекләребезгә, кошларыбызга да ярдәм кирәк. Табигатебез өчен агачлар утыртыйк, елга-күлләрне чистартыйк. Кошларыбыз өчен җимлекләр ясыйк, аларның тынычлыгын бозмыйк.

Без барыбыз да бу матур, гаҗәеп иркен дөньяда вакытлыча кунак кына икәнлеген онытмыйк. Әйе кунак кына... Шушы кыска вакыт эчендә без бер-беребезне кыерсытмыйк, рәтҗетмик, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, матур яшик.

Галиуллина Гөлшат, 7б


Изгелек кылунын нәрсә икәнен мин әти-әнидән өйрәндем. Алар миңа үзләренең киңәшләрен, акыллы сүзләрен әйттеләр. “Әгәр юлны чыкканда, олы апа яки абый була икән култыклап алып чык. Бу синең изгелек кылуын булыр”,- диделәр. Йә булмаса, бер әби сумкасын күтәреп кайтырга авыр икәнен күрсәң, син анын янына бар да: “Әби мин сина булышыйм” диген. Бу да синең зур ярдәмең була. Ягъни бер кечкенә бала елап тора, янына киләсен дә: “Ни булды сиңа, акыллым, ник елыйсың?” – дип сәбәбен сорыйсың. Аңа ярдәм итәсең. Шулвакыт бала сиңа карап елмайса, ул да синең яхшылык эшләвең була.

Мин дәү әниемә гел булышам. Анын идәннәрен, савыт-сабаларын юарга булышам. Минем кечкенә генә эшем дә зур булып күренә. Миңа үзенең рәхмәтләрен әйтә: “Әйбәт укы, әти-әни сүзен тыңлап, бәхетле гомер итегез”,- дип озатып кала. Дәү әнинең шушы яхшы сүзләреннән соң, минем күңелләрем күтәрелеп китә. Үзеңне һавадагы очып баручы кош итеп хис итәсең. Ә өйгә кайткач, әти-әнинең эштән кайтуына өй эшләрен эшләп, өйне җыештырып, чәй кайнатып торам. Монысы да минем әти-әниемә карата изгелек эшләвем булып тора.

Һәрбер эшләгән яхшылыклар, изгелек кылу булып санала.

Гарифуллина Алинә, 7б


Изгелек сүзе тирән мәгънәгә ия.

Изгелекләр эшләмәгән кеше юктыр бу дөньяда. Чөнки һәр кеше нинди дә булса, яхшылык эшлидер.

Яхшы эшләр тормышта зур да, кечкенә дә булырга мөмкин. Хәтта иң кечкенә яхшылык та кешеләргә зур шатлык китерә. Мәсәлән, гади генә елмаю да кешенең кәефен күтәрә ала. Сыйныфташларыңа, дусларыңа булышсаң; транспортта өлкәннәргә урын бирсәң; әти-әниеңә ярдәм итсәң, тирә-юньдәге кешеләрне сөендерсәң, алар сиңа сокланып карарлар.

Камалова Алисә, 7б


Бу җәй аеручы күңелле узды. Көне дә уртача кызу да булып, яңгыры да вакытында яуды. Без җәен бакчада ял иттек. Әтиемә, әниемә бакча эшләрендә булышып, буш вакытта балык тотарга йөрдек. Су коенып, җиләкләр җыеп көннәрнең узып киткәне сизелми дә калды. Ялларны дәвам иттереп, әби-бабай янына авылга кайттык. Бабай умарталар тота. “Бал кортлары бик эшчән, хезмәт сөючән кортлар”- ди, бабай. Без аларга, бабай белән бергәләп, яңа оялар ясадык. Кышны кортлар өчен кечкенә өй төзедек. Кышны умарта ояларын шунда кертеп куярбыз, диде бабай. Безнең кайтуыбызга, бабай бик куанды. Чөнки аңа үзенә генә оялар ясарга авыр булыр иде бит. Ул безгә: “Ярый әле кайттыгыз, улым!», - ди. Шундый изге эшне эшләп чыгуы сезнең белән җиңел булды, ди. Мин үземә калса шатланып куйдым. Димәк, мин дә, кечкенә генә булса да, изге эш башкардым.

Кәримуллин Илһам, 7б