#25 2009 нче ел

Оҗмах әниләрнең аяк астында

Кешенең гомере тигез итеп бүлеп куелган.
Гомернең ил өчен, хезмәт өчен,
рәхәт өчен дигән өлешләре бар.
Өлешләрнең иң изгесе – ата-ана өлеше.

Аяз Гыйләҗев.


“ӘНИ!” – бу сүзне әйткәч, күңелгә рәхәт булып китә, дәрт-дәрман керә. Иң якын, иң яраткан, иң гүзәл затларыбыз – кадерле әниләр ул. Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә традицион рәвештә әниләр көне билгеләп үтелә. Дөньяда исә, бу бәйрәмне билгеләп үтү беренче тапкыр 1910 нче елны Вирджиния штатында кабул ителә.

Бу бәйрәм – һәрберез өчен дә әһәмиятле. Газиз әниләребез өчен без һәрвакыт кечкенә бала булып калабыз, аларның мәрхәмәтлекләренең чиге юк. Авыр вакыт үз канаты астына сыендыручы, һәрвакыт яклаучы, баласын барыннан да күбрәк яратучы кеше, әлбәттә, әни! Аналарны хөрмәт итү, сөендерү, ярдәм итү – кешенең иң мөһим гамәле, бу дөньядагы изге эше.

Безнең гимназиядә дә бу бәйрәмгә традицион рәвештә әзерләнәләр: стена газетасы чыгару дисеңме, укучыларның әниләренә багышлап язылган шигырь һәм сочинениеләре, үз куллары белән эшләгән матур рәсемнәре һәм башка истәлекле әйберләр. Әйе, болар барысы да кадерле әниләребез өчен. Чөнки әни - җирдә иң газиз кеше. Ул сине тудырган, үстергән, төннәрен, елаганда, бер мизгелгә дә керфек какмыйча, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыбызны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңнарын күңлебезгә сеңдергән Ана.

Әни, әни! Синең йөзләреңә,
Кояш үзе нурын коядыр.
Изгелек һәм шәфкатьлелек синең,
Йөрәгеңә генә сыядыр!

Кадерле әниләребез! Сезгә булган рәхмәтләребез очсыз-кырыйсыз диңгез сыман! Шушы бәйрәм көнендә сезгә олы сөенечләр, сагышсыз, озын гомерле тормыш телибез, бәхет кошы һәрчак сезнең яныгызда булсын. Баларыгыз игелекле булсын, һәр яңа туган көнегез кояш нурлары белән балкысын, һәр чыккан юлыгыз чәчәкләргә күмелсен, эшләрегездә уңышлар телибез. Дөньяның ямен, ана булының шатлыгын татып яшәгез! Рәхмәт сезгә, кадерлеләребез!

Минһаҗева Айнур, 9а