#25 2009 нче ел

Сезгә һөнәр сайлау буенча тест тәкъдим итәбез.

1. Интервью нәрсә дигән сүз?

а) вакыйга		б) хәбәр итү		в) әңгәмә 

2. Журналист ни өчен интервью ала?

а) Ул төрле түгәрәкләр оештыра.
б) Ул сүзгә бик оста. 
в) Ул үзенә кирәкле мәгълүмәт эзли. 

3. Репортаж нәрсә дигән сүз?

а) вакыйга		б) хәбәр итү		в) әңгәмә

4. Хәбәрче ни өчен вакыйгада үзе катнашырга тиеш?

а) Әһәмиятле күренешләрне, детальләрне үзе күрергә тиеш.
б) Язма җыйнак, аңлаешлы булсын өчен. 
в) Кешеләргә яңалыкларны тиз арада җиткерергә кирәк. 

5. Әсәрне сәхнәгә куючы—

а) солист		б) дирижер		в) режиссер 

6. Югары медицина белеме алган кеше—

а) диктор		б) табиб		в) драматург

7. Үлчи, кисә, тегә - бу сүзләр нинди һөнәр кешесенә карый?

а) төзүче		б) тегүче		в) укытучы 

8. Оркестер белән җитәкчелек итүче—

а) солист		б) дирижер		в) режиссер 

9. Тыңлый, аңлата, сөйли – бу сүзләр нинди һөнәр кешесенә карый?

а) төзүче		б) тегүче		в) укытучы

10. Бүген һөнәр ияләре кинога күп төшерелә.

а) баскетболчы		г) хоккейчы
б) биолог		д) эколог
в) каскадер		е) орнитолог

11. Йөрәк авыруларын дәвалучы.

а) микробиолог		б) терапевт		в) кардиолог

Мәгъсумова Дилүзә, 8 Б сыйныфы.