#25 2009 нче ел

Истәлекле даталар.

01.12 – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

03.12 – Халыкара инвалидлар көне.

05.12 – Рәсәйнең хәрби даны көне.

07.12 - Халыкара гражданнар авиациясе көне.

09.12 – Ватан геройлары көне.

10.12 – Кеше хокуклары көне.

11.12 – Бөтендөньяда балалар телетапшырулары көне.

12.12 – Рәсәй Федерациясе Конституциясе көне.

16.12 – Татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның халык артисты Салих Сәйдәшевне (1900 – 1954) искә алу көне.

20.12 - Рәсәй Федерациясенең иминлек саклау органнары хезмәткәрләре көне.

22.12 – Энергетиклар көне.

25.12 – Католикларда Раштуа бөйрәме.

27.12 - Рәсәй Федерациясе коткаручылары көне.

31.12 – Яңа ел бәйрәме.


Башмакка 6 мең ел.

Аяк киемнәрен ХIХ гасыр урталарында гына уңлы-суллы итеп тегә башлаганнар. Аңа кадәр аяк киемен аяклар “таптап” үзләренә яраштыра торган булганнар.

Аяк киемнәре тарихы турында без әллә ни күп нәрсә белмибез. Франциядәге Роман шәһәрендә аяк киемнәре музее бар. Анда 4 мең пар төрле аяк киемнәре: күн итекләр, ботинкалар, туфлиләр туплаганнар. Экспозициядәге иң борынгы аяк киеменә - папирустан үрелгән башмакка 6 мең ел. Ул бер мисырлының кабереннән табылган. Хәзер музейдагы коллекциягә елдан-ел экспонатлар өстәлә бара. Анда аяк киемнәре генә түгел, төрле гасырларда аларны ясауда файдаланылган кораллар һәм калыплар да җыйнала.


Сез беләсезме?

Борынгы заманнарда Демос утравынан килгән грек сыры дан тоткан. Аны хәтта гурманнар һәм римлылар да алып киткәннәр. Соңрак алар үзләре дә аны әзерләү серләренә өйрәнгәннәр. “Айлы сыр” дип аталганы шундый тәмле булган ки, хәтта Рим язучылары, бер дә тартынмыйча, бер кисәк “Айлы сыр”ны хатын-кыз йөрәге белән тиңләгәннәр.

Англиягә сырның беренче рецепты 1390 елда король Ричард III шеф-пешекчесенең аш-су әзерләү китабыннан табылган.

Франциянең сыр ясаучысы Андре Симонның борынгы китабында (ул аны 17 ел язган) сырның 839 сорты тупланган.

Рәсәйдә беренче сыр кайнату артеле 1866 елда Тверь губернасының Отроковичи авылында ачылган. Аны Николай Васильевич Верещаген оештырган.

Хәзер бөтен дөньяда сырны, моннан 20 ел элеккеге чор белән чагыштырганда, 5 тапкыр күбрәк ашыйлар. Аны иң актив ашаучылар – французлар. Уртача һәр француз елга 20 кг якын сыр куллана.

Дөньда иң күп сыр җитештерүче ил Америка санала: хәзер аны җитештерү 3 миллион тоннага якын.


Мәгъсумова Дилүзә, 8 Б