#25 2009 нче ел

Резеда Кадыйрова

“Сәхнәгә чыккан көннән мине иң беренче өлкән буын кабул итеп алды. Язмыш ачысын татыган, аерылу, ялгызлык кебек авыр хисне белгән, яратып та бергә була алмауны кичергән кешеләр минем җырларымны үз итте. Моң яраткан, моңны аңлый торган тамашачы тыңлый мине. Тамашачы күп очракта җырчыны җырларыннан чыгып бәяли. Һәрбер моңсу җыр язмышын үземә сыйдырып бетерә алмыйм, әлбәттә. Мин халыкның кичерешләрен җырларымда күрсәтергә тырышам. Артист шулай ук бер генә юнәлештән бармаска, иҗатын төрләндереп торырга, тамашачыга кызыклы булып калырга тиеш. Мин дә үземчә тырышам, моңсу җырларны киметебрәк, дәртле җырларга, шул ук вакытта мәгънәле җырларга өстенлек бирәм. Татар халык җырларына хас булган мелизимнарга бай, бормалы җырларны башкарырга яратам. . Бөтен буынга да охшарга, алтын урталыкны сакларга омтылам һәм саклыймын да.

Мин сәхнәгә урта яшьләрдә килеп кердем. Элегрәк чыккан булсам, үземә дә җиңелрәк булыр иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар икән. Ул заманда телевидениедан даими күренеп тору проблема булмады. Халык мине әллә кайчан белгән булыр иде. Хәзер вакытлар үзгәрде, кыенлыклар туа. Шулай да бүгенге хәлемнән зарланмыйм. Эшләрем уңышлы бара, тамашачы бик җылы кабул итә.

Концертларымда даими чыгыш ясаучы “Тегеләр” юмор төркеме кызлары Илһамия һәм Валентинаны аерым әйтәсем килә. Бик молодец кызлар, үзләре иҗат итәләр, үзләре уйныйлар. Ходай биргән талант аларда. Җырчы Рафаил Сафин белән биш ел тирәсе эшләдек. Баянчы егетләр Илнур, Азат, Нияз алмашынып эшлиләр. Узган концертларымны “Татар радиосы” ди-джее Ризәлә Исмәгыйлева алып барган иде. Бик уңышлы булды ул концертлар. Рәхмәт аңа. Ләкин хәзер шундый уй килде әле башыма: тамашачы белән аралаша-аралаша концертларымны үзем дә рәхәтләнеп алып бара алам икән. Халык белән аралашу – ул Ходайдан бирелгән сәләт. Күп белү дә сорала. Андый очракларда югалып калырмын дип уйламыйм. Тукайның йөзләп, Муса Җәлилнең алтмышлап шигырен, Такташның “Мокамай”, “Нәни разбойник”ларын яттан беләм. Бүгенге көндә күпчелек халык шигырь укуны онытканда, нигә аларны халыкка кабат яңартмаска.

Иҗатымның башлангычына килгәндә, дүрт-биш яшьләрдә табуреткага басып, әнигә концерт куйганымны хәтерлим. Һәм гел “Кичер, әнкәй”, “Әниемә” кебек әниләргә багышланган җырларны җырлый идем. Авыл сәхнәсеннән төшмәдем, аннары район буйлап, агитбригадада җырлап йөрдем. 7-8 сыйныфта укыганда мин коллективта төп җырчы булдым. Лаеш техникумында укыган дәвердә техникум сәхнәсендә идем. Аннары Казан дәүләт университетында белем алганда халык хорына йөрдем. Хор җитәкчесе бик талантлы кеше, профессор Ирнис абый Рәхимуллин миңа зур өметләр баглады. Аңа рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез зур. Университет сәхнәсендә минем аерым концертларны да оештырды. Шулай ук Туфан Миңнуллинга рәхмәтлемен. Минем җырлаганымны ишеткәч, ул миңа җырларымны “Дулкын” радиосына бирергә киңәш итте. Якташым Миңгол Галиевтән вокал буенча дәресләр алдым. Аңа бик рәхмәтле мин. Аннары сәхнәгә чыктым, бер-бер артлы альбомнар дөнья күрде. Иң зур рәхмәтем исә тамашачыларыма.

Тормышта бездән генә тормаган нәрсәләр бар икән. Яшәү өчен уңайлысын сайларга туры килде. Кияүгә чыктым, бала туды. Ул чакта укытучыларның балаларын да бакчага чиратсыз урнаштыралар иде. Шулай итеп, мәктәпкә тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаштым. Вахитов районының 98нче рус мәктәбендә укыттым, соңгы биш елында уку эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкардым. Бер дә үкенмим. Бу минем бигрәк тә саваплы елларым. Балаларны телгә, динне һәм милләтне хөрмәт итәргә, тәртипкә өйрәттек, тәрбия бирдек.

Тормышта күп нәрсәне үз өстемә алам. Минем белән булганнарга җиңел, ә менә үземә бераз авыргарак туры килә. Авылдан 14 яшьтә чыгып киттем, ачысын-төчесен күрдем. Нык булуымның нигезе – тормыш сабагы.

Гаиләмдә минем өчен борчылалар, җырларым популяр булганга, альбомнар чыкканга шатланалар. Дүртенче сыйныфта укучы кече улым Идрис концертларымда катнаша, җырлый. Җырлау – үзенең теләге. Сәхнәгә чыгарга оялмый.

Яңа альбомым бер атнадан чыгачак. “Җырга күмик дөньяны” дип атадык. “Барс-Медиа” компанияләр группасында чыга. Гел өр-яңа җырлар булачак. Өч халык җыры керттем. Яшьләргә дә, өлкәннәргә дә ошар дип ышанам.

– Артистлар финанс кризисын бик сизмәде бугай. Сездә ул яктан хәлләр ничек?

– Бүгенге көндә тик торганым юк, концертлар белән йөрибез. Район, шәһәр җитәкчеләре чакырып торалар. Сабантуй чорында өч көндә җиде концерт бирдем. Әлмәт шәһәре көнендә, Норлатның 100 еллыгында чыгыш ясадык. Сентябрь аенда җырлаудан бераз туктап торам, чөнки кече улымны мәктәпкә кешечә озатып җибәрергә кирәк. Аллага шөкер, спонсорлар эзләп йөргәнем юк. Концертларымны үз көчем белән куям. Халык килә, рәхмәт аларга. Җырларым туйдыра торган түгел, халык тормышыннан алынган, халыкка кирәкле темаларга багышланган.

Нургалиева Ләйсән, 9б