#25 2009 нче ел

Ана - бөек исем!

Ана - бөек исем! Моны һәр кеше белергә тиеш. Әни - бик кадерле кеше. Чөнки ул безне бу дөньяга китергән, күкрәк сөте белән туендырган, сулышы белән җылыткан, назлап иркәләгән. Шуның өчен без аңа бик зур рәхмәт әйтергә тиешбез. Чынлап та, мин әниемнән башка үземнең гомеремне күз алдыма китерә дә алмыйм. Ник? – дисезме. Үземнең әниемне мин бик яратам, шулай ук әтиемне дә, алар минем өчен яраткан кешеләрем, аларсыз бер көн дә яши алмас идем. Әнием минем өчен борчылган кебек, мин дә аның өчен борчылам.

Әнине беркайчан да рәнҗетергә, алдарга, ямьсез сүз әйтергә ярамый. Ул бит әни, ул безне бик ярата, безнең өчен генә яши дип әйтеп була, безне беркайчан рәнҗетми, гел безгә генә яхшы булсын дип тырышы. Безнең кайгыларыбызны да, шатлыкларыбызны да уртаклаша, гомерләре буена безнең өчен сызланалар, чәч агарталар. Менә әниләр үз балаларын ничек нык ярата! Без дә үз әниләребезне һәрчак хөрметләргә, кадерләргә, яратырга тиеш! Ана назы тоеп яшәү – зур бәхет ул. Аналарның изге теләкләре алдагы тормышта фатиха, мең бәладан аралаучы шифалы дәва. Һәм без һәрвакыт моны хәтеребездә калдырыйк: "Ана - бөек исем!"

Галиуллина Гөлшат, 7б


Ана - бөек исем!

"Ханнан бала олы, баладан ана олы"
(Мәкаль)

Ана - ул дөньяда иң кадерле, яраткан кеше. Мин әниемне бик яратам. Чөнки әни - безгә тормыш биргән кеше. Әни булмаса, мин дә булмас идем. Әнием мине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтием белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә минем өчен борчылган кешеләр алар.

Әни безне бик ярата.Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Һәрвакыт авыр вакытта ярдәм итә.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием - кадерлеләрдән дә иң кадерлесе.

Әни авырлыкларны җиңеп чыгарга да өйрәтә. Мин, музыка мәктәбендә ике ел укыганнан соң, укуны ташламакчы идем. Уку кыенлашты: музыка мәктәбендә дә, гимназиядә дә күп хезмәт куеп укырга кирәк. Минем вакытның күп өлешен ялга, уйнарга калдырасым килә. Ул вакытта әни башлаган эшне төгәлләргә кирәклеген аңлатты. Мин хәзер музыка мәктәбенә яратып йөрим. Скрипкада уйнау да, беренче класстагы кебек, яңадан ошый башлады. Мин әнигә барысы өчен дә рәхмәтлемен.

Зәйнуллина Айсылу, 7б


Әнкәй

Әни – безнең тормышта иң беренче һәм мөһим сүз. Ул бердән-бер, иң яраткан кеше бу дөньяда. Алар безне аякка бастыра, безнең өчен тырыша. “Әни” сүзен без кечкенә чактан ук әйтеп үсәбез.

Мөгаен, һәрбер кечкенә бала әниле-кызлы уйныйдыр. Алар үзләрен әниләре урынына куеп карыйлар. Үзләренең “курчак балаларын” яраталар, аңа иң яхшы әйбер бирәләр. Балалар кечкенәдән үк әниләрнең авыр тормышын белеп, күреп үсәләр.

Кечкенә бала кемнең тавышын һәм кемне иң беренче булып күрә? Әлбәттә, әнисен! Кемнең тавышы сабый баланы йоклатып җибәрә? Әнинеке! Әни кеше үзенең баласына беренче адымнарын ясарга өйрәтә; беренче сүзләр өйрәтеп баласының телен ачтыра. Ана кеше гел үзенең баласы янында булырга тырыша. Ул сабыен уйната, үз җимешенең борчылуын күреп, төн йокыларын калдырып, аны юата.

Һәр бала, беренче сыйныфка барганда, әнисе белән кулга-кул тотышып бара. Ана баласының беренче китабын укуы, мәсьәлә чишүе, белем алуы белән кызыксынып, аңа ярдәм итә. Аларны дөрес юлга бастыра, тормыш кагыйдәләре белән таныштыра.

Дөньядагы кешеләр төрле булган кебек, әниләрнең дә төрлесе була. Әмма аларның олыгайганына карамастан, безне кайгыртып, үзләренең киңәшләрен бирәләр. Авыр сүзләр әйтелсә дә, күз яшьләрен сөртеп, барысын да кичерәләр. Кочакларына алып, куллары белән сыйпап юаталар. Аларның куллары тылсымлы таяк кебек, бер мизгелдә безнең кайгыны, борчуларны алып аталар.

Минем әнием игезәк йолдызлыгы астында туган. Игезәкләр үзләренең холыклары буенча бик кызык кешеләр. Алар төрле кеше ягына ята алалар.

Минем әниемнең эше авыр. Ул эшендә дә алдынгылар рәтендә. Эштән арып кайтса да, ул өй эшләренең барысына да өлгерә. Тәмле ризыклар пешерә, өебезне дә тәртиптә тота.

Сафиуллина Эльмира, 8б


Шәһәребездәге яңа төзелешләр.

Безнең шәһәребез үзенең 1000 еллыгына карамастан, елдан-ел яңара, матурлана бара. Иске йортлар урынына яңа биналар калкып чыга. Казаныбызда зур төзелешләр артканнан арта бара. Иске мәчетләр һәм чиркәүләр яңартыла. Әле күптән түгел генә дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе - Кол Шәриф мәчете төзелде. ФОТО Шулай ук шәһәребезнең иң зур төзелешенең берсе метро. Хәзерге вакытта мин белгән алты станция эшли. Алар берсеннән-берсе матур. Бүгенгесе көндә метро кешеләр өчен бик уңай һәм кирәкле транспорт чарасына әверелде. ФОТОЛАР

Шәһәребез елдан-ел зурая бара. Берсеннән-берсе матур күп катлы йортлар төзелә. Шәһәр читендә бистәләр төзелә.

Шәһәребездәге иң зур, яңа төзелешләр - ул 2013 елда булачак универсиадага карата төзелә. Берсеннән-берсе зур спорт сарайлары, кунакханәләр төзелә башлады.

Әгәр дә 2013 елгы универсиада безнең шәһәребездә үткәрелмәсә, мондый зур төзелешләр булыр иде микән?! Мөгаен, юктыр. Бу универсиадага багышланган төзелешләр тәмамлангач, безнең шәһәребез тагын да сөйкемлерәк һәм матуррак булачак!

Шәһәребезнең матур киләчәге безнең тырышлыгыбызда!

Таһирова Динә, 5а

Кыш килә.

Әкрен генә кыш килә. Елга - күлләрне туңдырып, басу- кырларны карга күмеп, әкияттәге кебек, бер төн эчендә ул көмеш сарай сала. Бер көн иртән уянып китсәң, тәрәзәгә карап, хәйран каласың. Бөтен тирә-як ап-ак. Ул аклыктан ачык, ниндидер яктылык бөркәлгән кебек көзгедәй ялтыраган боз белән капланган.Үсемлекләр тирән йокыга талган. Шулай итеп, салкыннар, бураннар вакыты, кыска көннәр, озын төннәр вакыты җитә. Бер караганда, кышкы төсләр бик гади кебек: кар - ак, күк - зәңгәр, агачлар - кара.

Һәр ел саен кыш төрлечә килә. Бик иртә килсә, ноябрь башларында ук килеп җитә. Соңга калса, декаберьның икенче яртысында гына кыш башланды дияргә мөмкин.

Кыш башында кояш бик аз җылыта. Аның төсе кура җиләге кебек кып-кызыл. Көн уртасында кояш горизонттан югары күтәрелми.Үзе гел болытлар артында яшеренә. Ә болытлар, авыр булып, түбәннән агалар. Күк йөзе тонык, сүрән. Көннән-көн салкынайта. Бар дөньяны сафландырып, ап-ак йомшак кар ява.

Аннан соң иң кыска көн - 22 декабрь да килеп җитә. Бу – кышкы кояш торгынлыгы көне. Моннан соң көннән - көн иртәрәк яктырачак, караңгылык соңрак төшәчәк.

Кояшлы аяз көннәр салкын җилләр, карлы бураннар белән чиратлаша. Кышның бу төп өлеше, зур песнәк сайравына кадәр дәвам ителә.

Ә менә песнәк сайрап җибәрсә, белеп тор: кышның соңгы чоры башлана да инде. Ләкин кыш әле бирешми. Зәһәр суыклар да, көчле бураннар да буласы бар әле. Кышның соңгы чоры март урталарына кадәр дәвам итә.

Магсумова Дилюза, 8б