#25 2009 нче ел

Урамда ноябрь аеның һавасы хөкем сөрә. Агачлар яфраклы пәлтәләрен салганнар, ләкин кар күлмәкләре белән әле шатландырмыйлар. Тиздән Яңа ел да килеп җитә. Быел Рәсәйне дуңгыз гриппы чолгап алды, Татарстан Республикасын ул читләтеп үтмәде. Шул уңайдан укучыларга бирелгән көзге каникуллар берәр атнага озынайтылды. Күп кенә мәктәпләрдә каникуллар озынайтылды. Безнең гимназиядә дә, бер атна чамасы кадәр, уку туктатылды. Ләкин укучылар net-school аша өй эшләрен эшләделәр, башлангыч сыйныф укучылары өчен виртуаль дәресләр тәкъдим ителде. Ә инде 18 нче ноябрь көнендә укулар башланды, гимназия укучылар белән җанланып китте.

Ноябрь аенда төрле олимпиадалар булып узды. Мәктәп туры олимпиадасында җиңгән укучылар география, химия, инглиз теле һәм башка фәннәрдән район турында катнаштылар. Шулай ук 26 нчы ноябрь көнендә “КИТ”- информацион технологияләр буенча Бөтен Россия бәйгесе булып узды.

Каникуллар озынаюы аркасында, күп кенә уку көннәре кыскарды, чирек бетүгә бер генә ай вакыт кала. Укучыларга уңышлар, яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз.

Минһаҗева Айнур, 9а