#24 2009 нче ел

Уйларын уйдырып салган мөгаллимнәр

Укытучы! Мәктәп! Бу ике сүз
Күңелемдә яши янәшә.
Мәктәбем, дип әйткән чакта телем,
Укытучым, диеп йөрәк эндәшә.

Укытучы! Бу мәгънәле сүзнең асылына төшенү өчен, һәрбер кешегә мәктәп, университет бусагасыннан атлап керегә кирәк. Укытучы һөнәре барча һөнәрләрдән өстен. Чөнки бары тик яраткан укытучыларыбыз гына безне олы тормыш юлына әзерли башлый һәм дә шул сикәлтәле юлга бастыра да. Укытучы исемен йөртү – горурлык. Алар гына безне белем дөньясына алып керә һәм гомердә югалып калмаска өйрәтә. Укытучы һәрвакыт тормыш дулкынында кайный, көненә укучыларның мең төрле сорауларына җавап бирә. Ләкин һәрберебез өчен мөгаллимнәребез – чын дуслар да. Бары алар гына безнең күңел йозагына тиешле ачкыч табалар, авыр вакытта ярдәм итәләр, һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Укытучыларда булган белем – очсыз-кырыйсыз диңгез, алардагы җылы караш – иң салкын йөрәкне дә эретә алырлык ялкын.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне укытучылар бәйрәме белән тәбриклибез! Әйе, 5 нче октябрьдә – безнең гимназия дә бәйрәмнән читтә калмады. Укытучылар өчен махсус сценарий әзерләнде.

Уку көне башланыр алдыннан ук, 1 нче катта музыка тавышлары ишетелде. Ишек янына укучыларның күбесе җыелды һәм һәр яңа гына кергән укытучыны бәйрәм белән бергәләшеп котладылар. 11 сыйныфлар бәйрәмнең башлангыч мизгелләрен видеога төшерделәр. Беренче дәрес вакыты килеп җиткәч, үзидарә әгъзалары белән белән 11 нче сыйныф егетләре, һәрбер укытучыны видеога төшереп, махсус котладылар.

Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләре актлар залында узды. Театр студиясендәге яшь актерларның оста уйнаулары белән бәйрәм кичәсен “Кар астында кайнар чишмә” пьесасыннан өзек ачып җибәрде. Соңыннан мөгаллимнәребез белән кызыклы конкурслар да үткәрдек. Укытучыларның йөзләрендәге елмаю безнең күңелләрне дә күтәрде.

Бәйрәмгә әзерлек атнасында 2 нче катны матурдан-матур стенгазеталар, плакатлар бизи иде. Укытучыларга багышланган плакатларны ясау да сыйныфлар актив катнаштылар. Зур рәхмәт!

Кадерле укытучыларыбыз!

Сезгә шушы авыр эшегездә Ходай Тәгалә сабырлык һәм тагын бер тапкыр сабырлык бирсен. Укучыларыгыз сезне хөрмәт итсен, белем алырга, дөнья белән төптән танышырга омтылсыннар иде. Һәрвакыт елмаегыз, безнең үзегезнең ягымлы тавышларыгыз белән җылытыгыз, сәламәт, озын гомерле, шат күңелле булып калыгыз! Сезнең тормыш күгегез һәркайчан аяз һәм якты булсын, күңелегез кояшы нурланып торсын! Олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле булуыгыз, безгә белем ачкычларын бирүегез өчен, Сезгә мең-мең рәхмәтләр яусын!

Минһаҗева Айнур, 9а