#24 2009 нче ел

Яшелчә белән дәвалан.

Галимнәр җиләк-җимеш һәм яшелчәдә сәламәтлек өчен файдалы матдәләр табуны дәвам итәләр. Аларның химик составы даруларныкына бик охшаш. Әмма яшелчә, таблетка-сәдәпләргә караганда, тәмлерәк тә, файдалырак та. Яшелчә һәм җиләк-җимеш витаминнар, минераль матдәләр һәм клетчатканың иң мул чыганагы санала. Шунлыктан аларны көнгә берничә тапкыр ашарга киңәш ителә.

1. Ашказаны авыруларыннан.

Кәбестә, кабак, брокколи ашказанын дәвалый. Санап кителгән бу яшелчәләр ашказаны җәрәхәтен дәваларга һәм организмны яман шеш авыруыннан сакларга ярдәм итә. Мәсәлән, брокколиның укмаш чәчәкләре ашказаны җәрәхәтен барлыкка китерүче бактерияләрне бетерә.

2. Югары кан басымынннан.

Помидор, бәрәңге, шпинат кан басымын төшерә. Кан йөреше белән бәйләнешле проблемаларны хәл итү өчен калий бик мөһим. Шуңа күрә калийга бай әлеге яшелчәләр кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Калий организмдагы су балансын көйли, артык су җыелуга юл куймый. Бу җәһәттән диетологлар майсыз пешерелгән бәрәңгене файдалы саный. Помидорда да калий күп. Шпинат исә йөрәкне чыныктыра.

3. Холестеринны киметә.

Яшел борчак, кукуруз, сельдерей холестеринны киметә. Бу яшелчәләр – холестерин белән көрәштә алыштыргысыз чара. Мәсәлән, яшел борчак, туктыклылыгы белән беррәттән, организмга зарур күп кенә мөһим минералларга – кальцийга, фосфорга, А,В, С һәм Е витаминнарына бай. Кукуруз холестеринны киметә, йөрәкне чыныктыра. Аның мае аеруча файдалы. Сельдерей организмны чистарта.

4. Салкын тиюдән.

Сарымсак, яшел петрушка һәм суган антибиотикны алыштыра. Әлеге әче яшелчәләр ризыкка үзенчәлекле тәм бирү белән беррәттән, көзге йогышлы авыруларны да дәвалый.

Суган, сарымсак һәм петрушкадан күптөрле сироплар, компресслар ясарга мөмкин. Үз чиратында, яшел петрушка организмга зарур магний, тимер һәм С, Е, А витаминнарына бай. Грипптан соң тизрәк яакка басарга теләсәгез, күбрәк петрушка ашагыз.

Дөрес чәйнәсәң, озак яшәрсең.

1. Ашкайнату процессы авызда башлана. Анда углеводлар селәгәйдәге ферментларны тарката. Ләкин моның өчен селтеле тирәлек кирәк. Әгәр ризык тиз арада ашказанына китсә, эшкәртелмәгән углеводлар, эчәклеккә эләгеп, әчү хасил итә. Бу газ җыелып, эч кабаруга китерә. Эч авыртырга тотына.

2. Ризыкны яхшылап чәйнәү йөрәккә көч килүне киметә. Эре кисәкле азык, ашказанының формасын үзгәртеп, йөрәкне кысарга мөмкин. Эре кисәкне йотканда, йөрәк тибеше 7-10 тапкырга арта. Ризыкны озак итеп чәйнәп, сирәгрәк йотсаң, йөрәк ритмы үзгәрми. Бу тихакардия барлыкка килүдән саклый.

3. Япон галимнәре әйтүенчә, әкрен чәйнәү кешегә гәүдә авырлыгы арту белән яный.

4. Тизрәк эшкәртелсен өчен ризык яхшылап вакланган булырга тиеш. Эре кисәкләр ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген боза, әчү, дисбактериоз барлыкка китерә. Моннан тыш, чәйнәгәндә селәгәйдә азыкка ашказанына барып җитәргә ярдәм итүче матдә барлыкка килә. Аның өчен азыкны,ким дигәндә, 20 мәртәбә чәйнәргә кирәк.

5. Азык авызда озаграк торган саен, агулану куркынычы кими. Селәгәйдәге лизоцим дигән матдә ризыкның зарарлы кисәкчекләрен үтерә.

6. Табиблар фикеренчә, озак чәйнәү гингивит, пародонтоз кебек урт авыруларын кисәтә. Тешләр сәламәт булсын өчен ике як белән дә тигез чәйнәргә кирәк.

Ганиева Лилия,
Габделхакова Динә, 5а