#24 2009 нче ел

Тормышыбыз бизәге сез

Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә – акыл-сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

Кадерле өлкәннәребез! Сезне 1 октябрь көне – Өлкәннәр бәйрәме белән котлыйбыз! Сез – безнең өчен үрнәк, тирән акыл сандыгы, олы йөрәкле кешеләребез. Сезнең буын күргән кайгы- хәсрәтләр гасырлар мәрмәренә уелган, сезнең батырлыкларыгыз һәрберебезнең күңелендә саклана. Сез эшләгән яхшылыкка без баш иябез! Рәхмәт Сезгә!

Шушы җылы сүзләргә кушылып, гимназия дә өлкәннәрне котлады. Безнең гимназиянең өлкәннәре, беренче чиратта, мәктәптә күп еллар белем биргән укытучыларыбыз. Өлкән буын укытучылары үзләренең сабырлыклары, балаларны тәрбияләүләре, олы юлга бастыра белүләре белән сокландыра. Безнең мәктәп стеналары, сыйныфлары бу укытучыларның мәңгелек эзләрен саклыйлар. Чәчләренә чал керсә дә, алар һаман да яшь. Аларны үз эшләрен, балаларны яратулары яшәртә. Сугыш вакытында, сугыштан соңгы чорда авыр гомер кичергән хөрмәтле укытучыларыбыз дан җырына лаеклы.

Мәктәпне тәмамлаганга егерме, утыз еллар үткәч тә, яраткан укытучылары янына инде әни, әти булган укучылар килә. Алар үз мөгаллимнәрен онытмыйлар. Зур чәчәк бәйләме тотып, хәл белергә килүләре, укучысының исән-сау булуы, мөгаен, укытучы өчен иң зур бүләктер.

Әлфия Сәләховна, Ләлә Сөләймановна, Наил Галләмович, Флера Шәмилевна, Фәния Әсгаровна һ.б. – сезгә олы рәхмәтләребезне юллыйбыз! Сезнең аркылы әллә ничә буын укучы үскән, шәхес булган.

Бүген өлкәннәр бәйрәме,
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә...

Барлык укытучыларыбызны да котлап, 1 нче октябрь көнендә олылар өчен концерт булып узды. Кичәдә төрле формадагы кызыклы чыгышлар күрсәтелде, бию белән күңелле җырлар бер-бер артлы үрелеп бардылар. Бәйрәм тәмамлангач, барлык өлкәннәрне дә ашханәгә чакырдылар. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә барлык мәрхәмәтлекләрегез өчен зур рәхмәт!

8 нче октябрь көнне 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән Балалар иҗаты үзәгенә, спорт һәм яшьләр елына багышланган, уен-викторинага бардылар. Укучылар өчен мавыктыргыч биремнәр, күңелле ярышлар, төрле уеннар һәм дискотека оештырылган иде. Бик күңелле үтте. Балалар барлык киртәләрне дә уңышлы гына җиңеп чыктылар. ФОТОЛАР 16 нчы октябрьдә гимназиябездә Уңыш бәйрәме, Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. “Сөмбел” сүзенең килеп чыгышы белән безнең эрага кадәр Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә “шумбул”, “сары башак” дигән мәгънәгә туры килә. Ул елның сихри фасылында – көз аенда татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен уздырган. “Сөмбелә” – “башак” дигән сүз ул. Бүгенге көндә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына 5-7 сыйныф укучылары да җыелды. 5б, 6а сыйныф укучылары үзләренең матур чыгышлары, кызыклы һәм мавыктыргыч сораулары белән таң калдырды. Без үзебезне ерак үткәнгә әйләнеп кайткандай хис иттек. Бу бәйрәмдә 1-4 сыйныф укучылары да читтә калмады, алар үзләренең матур иҗат җимешләрен тәкъдим итте. 5-6 сыйныф укучылары көз темасына ясалган плакатлар, рәсемнәр күргәзмәсе оештырган иде. Ә өлкән сыйныф укучылары исә, үз куллары белән пешергән, сый-хөрмәт белән сыйладылар.

22 нче октябрь көнне 8, 9 нчы сыйныф укучылары Баскетхоллга, 10 нчы юбилейлы Россия күләмендә гимнастика буенча үткәрелгән ярышны карарга бардылар. Конкурста төрле шәһәрләрдән килгән япь-яшь кызларның чыгышларын күрсәттеләр. Ирина Винер, Владислав Третьяк, Алинә Кабаева – барасы да катнашучыларны котладылар, аларга уңышлар теләделәр. Яшь гимнастика алиһәләре төрле-төрле, мавыктыргыч номерлар белән кызыктырдылар. Гимнасткаларның һәм бию ансамбльләренең чыгышлары бергә үрелеп бардылар. Ярыш бик күңелле узды.

Минһаҗева Айнур, 9а