#24 2009 нче ел

Кешеләргә изгелек кылучы зат – ул игелекле кеше. Игелекле булу ул – шәфкатьле, иманлы, әхлаклы булу, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу. Бу сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, без әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, әти-әни хакын хакларга тиешбез. Бу үзе игелеклелекне күрсәтә. Тормышта күренгәнчә, игелекле булу, кеше хәленә керә белү, читләр хәсрәтенә сөенмәү. Һәр әни баласының күңеленә шушы сыйфатларны – игелеклелек җимешләрен салырга тели.

Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килми ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Аның өчен хәтта уйларга да кирәкми.

Бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр шактый күп. Мәсәлән, безнең күрше апа балалар йортында эшли. Ул безгә ятим балаларга ярдәм итүче кешеләр турында сөйли. Кайберләүләр киемнәр, акчалата, бүтән кирәк-яраклар белән ярдәм итәләр икән, аларның саны соңгы елларда тагын да артты, ди ул. Ә кайберәүләр ятим балаларны тәрбиягә алалар, ди. Хәтта бер гаилә өч баланы тәрбиягә алган. Аларга беркем дә бу эшне эшләргә кушмаган. Бу гаиләләр кешегә ярдәм итүне үзенең намус һәм вөҗдан эше дип саный.

Бу – изгелекнең бер кечкенә үрнәге генә. Кешеләр өчен кылган бөтен гамәлләр дә изгелеккә мисал итеп була, минемчә. Әби-бабайларга, авыр хәлле кешеләргә булыштыңмы, өйдә әти-әниеңә, дустыңа ярдәм иттеңме, хәтта теләсә кемгә яхшылык эшләсәң дә, бу – изгелек. Янәшәбездә шундый кешеләр күбрәк булса, яшәве күпкә күңеллерәк булыр иде.

Зәйнуллина Айсылу, 7б


Изгелек... Бу сүзгә күпме мәгънә салынган. Изгелек кылу – бер кеше тарафыннан икенче кешегә карата игътибар күрсәтү, аңа булышу, минемчә. Бу дөньяда һәркем булдыра алганча, изгелек кылырга тиеш. Бер кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелгә рәхәтлек бирә.

Мин ел саен каникул вакытларында авылга дәү әниләргә кунакка кайтам. Күрше тирәбездә гел әбиләр яши. Кайсының күзе күрми, кайсының колагы ишетми. Мин ул әбиләргә кулымнан кигәнчә ярдәм итәргә тырышам: кибеткә барам, идәннәрен юам. Алар миңа рәхмәт әйтәләр. “Бер рәхмәт, мең бәладән коткара”, “ Изгелек җирдә ятмый” – диләр, халык телендә.

Шәяхмәтова Гөлназ, 7б


“Яхшылык җирдә ятмый” дигән әйтем бар халык телендә.

Кемгә дә булса изгелек кыласың икән, ул изгелек булып әйләнеп кайтачак. Безне сабый чактан ук әби-бабайлар, әти-әниләр яхшылык эшләргә, олыларга мәрхәмәтле булырга өйрәтеп үстерделәр. Транспортта өлкәннәргә урын бирү, картларга юл аркылы чыкканда булышу – болар барысы да изге гамәлләр санала. Без, яшьләр, бары тик яхшы кешеләргә карап кына үрнәк алырга тиеш. Арабызда явыз кешеләр дә очрамый түгел. Без аларны читләтеп үтәргә тиеш. Изге эшләр кылып, дөрес юлдан барсак кына безнең киләчәгебез якты, ышанычлы булыр!

Абдулганиева Римма,7б


Минем әбием исән чакта, гел әйтә иде: “Изгелек кыл, балам, изгелек кыл!” Ә нәрсә соң ул изгелек?

“Өлкән кешеләргә булышу, әти-әниеңне хөрмәт итү, туганнарың белән дус яшәү, табигатьне саклау, бер-береңә ярдәм кулы суз,”- дип әйтер иде.

Мин дәү әниемне изге кеше дип саныйм, чөнки ул ирсез калып, җиде бала үстергән, һәм күршедәге ялгыз авыру әбине үзенә алып биш ел караган, тәрбияләгән.

Дөньядагы һәрбер кеше дә шулай изгелекләр эшләсә, яшәве дә матур булыр иде.

Балымова Лилия, 7б