#24 2009 нче ел

Истәлекле даталар

01.11 – Татар халкының күренекле шагыйре һәм публицисты Шәрәф Мөдәрриснең тууына 90 ел.

02.11 – Язучы Рәмзия Габделхаковага 50 яшь

03.11 – Педагог, профессор Җәмил Нигъмәтовка 70 яшь

04.11 – Халыклар бердәмлеге көне.

06.11 – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

07.11 – СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге һәм Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Марсель Сәлимҗановның тууына 75 ел.

10.11 – Бөтендөнья яшьләр көне.

10.11 – Милиция хезмәткәрләре көне.

11.11 – Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.

15.11 – Нәкышче Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Зариповка 70 яшь.

15.11 – Татарстанның халык артисты Виталий Бортяковка 60 яшь.

16.11 – Халыкара сабырлык көне.

17.11 – Халыкара студентлар көне.

21.11 – Халыкара телевидение көне.

22.11 – Галим, журналист Котдус Дәүләтшинга 75 яшь.

23.11 – Татар әдәбияты классигы Дәрдмәнднең (Закир Рәмиевнең) тууына 150 ел.

24.11 – Халыкара күргәзмәгә - 100 ел.

25.11 – Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделбәр Ризвановка 60 яшь.

26.11 – Драматург Шәриф Хөсәеновның тууына 80 ел.

26.11 – Гәрәфә көне.

27.11 – Корбан бәйрәме.

29.11 - Әниләр көне.



Сез беләсезме?

* Сәгать турында беренче мәртәбә б.э.к. 1100 елда искә алына. Бу – кояш сәгате була. борынгы греклар һәм римлыларда клепсидра дигән су сәгатьләре булган. Бу сәгатьнең “йөрүе” ишетелеп торган, чөнки су тамганда тамчы үзенчәлекле аваз чыгара. Механик сәгатьләр X гасырда барлыкка килгән. Алар зур булган һәм манараларга куелган. Күчереп йөртелә торган механик сәгатьләр XVI гасырда эшләнә башлый.


* Дөньяда беренче кесә телефоны. Американың “Моторола” компаниясендә 1983 елда уйлап табылган булан. Авырлыгы 850 г лы телефон сөйләшү режимында бер сәгать эшли алган. Әлеге могҗизаны уйлап табуга 15 ел вакыт һәм 100 млн доллар акча сарыф ителгән. Бәясе 4 мең доллар булуга карамастан, иң беренче кесә телефонын сатып алырга теләүчеләр саны меңнән арткан.


* Кытай галимнәре кояш батареяларында эшләүче кесә телефоны уйлап тапкан. 40 минутлык “зарядка” ярты сәгать сөйләшергә җитә. Телефонның фотокамерасы, флеш картасы, төсле экраны бар.


* Япон галимнәре теләсә нинди исне дә тасвирлап бирә торган кәрәзле телефон уйлап тапкан. Күз алдына китерегез әле, сөйләшкән вакытта кечкенә генә бер төймәгә басасыз һәм... сезнең әңгәмәдәшегез ромашка яки роза исен тоя башлый. Исләрне хәтта SMS белән дә җибәреп була.


* Кытайда метеорологик күзәтүләр өчен дөньяда беренче пилотсыз очкыч оча башлаган. 1,8 м озынлыктагы бу очкыч 300 чакрым радиуста оча һәм һавада туктаусыз 8 сәгать була ала. Уникаль очу аппараты приборлары әйләнә-тирә мохитебезнең температурасын, атмосфера басымы һәм һава дымлылыгын билгели. Аның үрнәгендә киләчәктә дөньяда пилотсыз оча торган очкычлар ясау башланыр, дип көтелә.


Зәйнуллина Динара, 5а