#24 2009 нче ел

Һөнәр...

Безнең татар халкында бер тирән мәгънәгә ия булган мәкаль бар – “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”. Әйе дөрестән дә һөнәре булган кеше һәрвакыт үзенә эш таба. Кеше өчен һөнәрнең кайсы да кирәк. Һәр һөнәрнең дә үз остасы була, әлбәттә. Һөнәрләр бик күп бездә: төзүче, укытучы, табиб, рәссам, машина йөртүче, юрист, кибетче һәм башка һөнәрләр бар.

Безгә дә үскәч, бу һөнәрләрнең берсен сайларга туры килер.

Мин балачактан бирле табиб һөнәренә кызыгам. Миңа табибларның эшләре бик ошый. Алар бөтен кешегә дә ярдәм итәләр, кешеләрне үлемнән коткаралар. Мин әнием белән хастаханәгә баргач та, андагы шәфкать туташларына сокланып карыйм. Аларның өсләрендәге ак халатлары да аларга бик килешә. Минем дә алар кебек кешеләргә ярдәм итәсем килә. Тик аның өчен миңа бик күп тырышып укырга кирәк.

Хәзер әле минем төп һөнәрем – ул мәктәптә уку һәм әти-әнигә булышу. “Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы”, - дигәннәр бит мәкальдә. Мин шул мәкаль белән бик килешәм.

Таһирова Динә, 5а