#24 2009 нче ел

Без булдырабыз!

Бу матур сүзләр еш кына безнең Татарстан президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев тарафыннан әйтелә. Минемчә, анын мәгънәсе зур җиңүләр, уңышлар турында, чөнки без дөрестән дә, тырышсак, барысын да булдырабыз.

Үзем турында сөйләп китәсем килә. Мин беренче гимназиянен дүртенче сыйныфында белем алам, тырышып укыйм.Үзем биергә бик яратам, hәм, әлбәттә, башка уеннардан да баш тартмыйм. Инде беренче сыйныфтан ук мәктәптә уздырыла торган бөтен ярышларда, иҗади уеннарда катнашам.

Беренче сыйныфта дустым Раил hәм өлкән сыйныфта укый торган Диләнур белән өчәү биеп, өченче урын яуладык.

Бу сөйләгәнем - минем кечкенә генә уңышларымның берсе. Мин дә үзебезнең девизыбызны «Без булдырабыз»,- дип әйтә алам, чөнки без өчебез бергә бер зур көч. Без булдырабыз!

Габидуллин Нур, 4а

Без булдырабыз!

Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Соңгы елларда илебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Спортның бөтен төрләре буенча спорт сарайлары ачылды. Әле төзеләселәре дә бик күп. Казанда һәр мәктәп каршында спорт мәйданчыклары булдырылды, спорт заллары яңартылды. Димәк, һәркемгә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде. Бүген бу мөмкинлекләр аеруча әһәмияткә ия. Чөнки Казанда тиздән бөтендөнья унивирсиадасы үткәрергә әзерләнәбез.

Безнең класста унтугыз бала: ун малай, тугыз кыз. Без бик тату класс. Һәрберебезнең үзенең яраткан шөгыле бар. Малайлар спорт түгәрәкләренә йөриләр, ә кызлар - бию, чигү, кул эшләре түгәрәкләренә.

Мин үзем дәресләрдән соң футболга йөрим. Тренерыбыз - Рафаил Рәшитович. Безнең тренеровка атнага ике тапкыр була. Башка мәктәпләр белән ярышлар үткәрәбез. Мин бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт белән шөгыльләнгән кеше сәламәт, көчле була.

Без спорт белән генә түгел, мәктәп ярышларында да катнашабыз. Мәктәптә уздырылган концертларда чыгыш ясыйбыз: биибез, җырлыйбыз, шигырь сөйлибез.

Уку, спорт, сәнгать белән генә шөгыльләнеп калмыйбыз, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кылуны яшәү рәвеше итеп кабул итәбез: сугыш ветераннары янына, балалар йортларына барабыз. Аларга үзебезнең мөмкинлегебездән килгәнчә булышабыз.

Без әле укудан соң ял да итәбез: төрле концерларга, театрларга йөрибез.

Мин үземнем классым белән горурланам! Без бар эшне булдырабыз!

Кадыйров Руслан, 4а

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ !

Исәнмесез, безнен сайтка керүче, кадерле дуслар.

Минем исемем Әдилә, һәм минем, үзебезнең гимназия турында берничә сүз әйтеп китәсем килә.