#24 2009 нче ел

Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы

Туган көне: 28 октябрь 1928 г.

Туган шәһәре: Казан шәһәре

Тормыш иптәше: Рәмзия

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1967,

ТАССРның халык артисты – 1968,

РСФСРнең халык артисты – 1970,

СССРның халык артисты — 1977,

РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. Әнисенең йөзен беркайчан да күрмәгән Шәүкәт абый. Чөнки ана, улына гомер биреп, үзе якты дөньядан китеп бара. Әмма аңа Шәүкәт исеме куегыз дип әйтеп калдырган була.

Шәүкәт ага Казандагы татар мәктәбенә укырга керә. Әтисе ягыннан апасының кызы Галимә Ибраһимова гаиләсендә яши. Апасы танылган театр артисткасы була. Аның белән бергә репетицияләргә, спектакльләргә йөри башлый. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул да театр училищесына укырга керә. Шунда театр белән кызыксынып, башы-аягы белән сәхнә дөньясына чума. 1947 елда икенче курста укыган вакытта беренче тапкыр С.Михалков әсәре буенча эшләнгән "Кызыл галстук" спектаклендә уйный. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Шәүкәт Биктимеров — милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый. Ул образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, табигый тасвирлый белә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы да инде 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.

1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).


Шәүкәт ага башкарган рольләр:

Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт

Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин

Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин

Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал

Таһир — «Хөррият» М.Әмир

Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит

Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт

Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни

Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов

Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов

Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин

Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин

Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин

Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин

Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин

Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин

Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин

Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин

Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин

Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин

Нургалиева Ләйсән, 9б