#24 2009 нче ел

Сезгә 8 "Б" сыйныфы укучылары тарафыннан, Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты буенча төзелгән тест сораулары тәкъдим итәбез.

1. М.Фәйзи туган елны билгеләсез.

А. 1893;

Б. 1928;

В. 1891

2. Язучы туган төбәкне атагыз.

А.Чирмешән районы Яңа Кади авылы

Б. Орск өлкәсе Күкшел авылы

В. Бөгелмә өязе Миңлебай авылы

3. Әтисенең исеме?

А. Фәйзулла

Б. Мостафа

В. Мөхәммәтвәли

4. Мирхәйдәр Оренбургта кайсы мәдрәсәдә укый?

А. Хөсәения

Б. Мөхәммәдия

В. Мотыйгия

5. “Ике Хәсән” пьесасын ничә яшендә яза?

А. 20 яшьтә

Б. 18 яшьтә

В. 14 яшьтә

6 Мирхәйдәр кайсы әдәби жанрларда (әдәбият төрендә) иҗат иткән?

А. новелла

Б. драма

В. нәсер

Г. шигырь

Д. бәет

7. Ул язган әсәрләр кайсы?

А. “Шәкерт илә студент”, “Мирза кызы Фатыйма”, “Истанбул мәктүпләре”

Б. “Асылъяр”, “Ак калфак”, “Бизәнү”, “Галиябану”

В. “Акчарлаклар”, “Галиябану”, “Ныклы адымнар”

8. М.Фәйзи беренче итеп, “Галиябану” драмасын ничек атый?

А. Галимәбану

Б. Сәгадәтбану

В. Галиябану

9. “Галиябану” драмасында – урта хәлле, гармунчы, сөйкемле, сөйгәне өчен утка керергә әзер булган кул остасының исеме?

А. Исмәгыйль

Б. Бәдри

В. Хәлил

10. Әсәрдә бай, явыз, күңеле гарипләндерелгән, башкаларны буйсындырырга, аларның теләкләре белән исәпләшмәскә өйрәнгән егетнең исеме?

А. Хәмзә

Б. Хәлил

В. Исмәгыйль


Нуриева Алинә, 8б

1. М.Фәйзи кайсы якта туа?

А. Казан

Б. Оренбург

В. Орск

2. Бәетләр, шигырьләр язуга ничә яшьтә бирелеп китә?

А. 13

Б. 16

В. 14

3. М.Фәйзи табигате белән кем?

А. язучы

Б. драматург

В. эссеист

4. “Минем шигырьләрем” исемле шигырь җыентыгы ничәнче елда басылып чыга?

А. 1912

Б. 1913.

В. 1915

5. М.Фәйзигә багышланган истәлекле урыннар?

А. урам

Б. театр

В. һәйкәл

6. М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы ничәнче елда язала?

А. 1918

Б. 1916

В. 1926

7. Галиябану Хәлилгә нәрсә бүләк итә?

А. яулык

Б. кулъяулык

В. шәл

8. “Җидегән йолдыз бар чагында

Чулпан йолдыз калкырмы?

Сөйгәне өчен корбан булудан

Яшь егет баш тартырмы?” - дип кем җырлый?

А. Исмәгыйль

Б. Хәлил

В.Сибгать

9. Драмада Исмәгыйль нинди кеше итеп сурәтләнә?

А. ярлы, ярдәмчел,

Б. зыялы, усал

В. тәрбияле, талантлы,

10. Әсәр ахырында Хәлил белән нәрсә була?

А. авырый

Б. өйләнә

В. үлә


Кадыйрова Энҗе, 8б